tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткы мәктәбе укучылары Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булдылар
Иске Кулаткы мәктәбе укучылары Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булдылар

Иске Кулаткы мәктәбе укучылары Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булдылар

Бөтендөнья татар конгрессында Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылыннан укучылар булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин кунакларны сәламләп, аларны Конгресс бинасында күрергә шат булуын җиткерде.

Ул балаларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштырды. Шулай ук аларны, мәктәпне тәмамлагач, башкалабызга укырга чакырды. “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов яшь буын белән хезмәттәшлек итү һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәргән чаралар турында сөйләде.

Очрашу Татарстан режиссёры Алмаз Нургалиевның танылган татар актёры Әзһәр Шакиров турында төшерелгән “Җылак” фильмын карау белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*