tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы каршында Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә булышу өчен махсус штаб булдырылды
Бөтендөнья татар конгрессы каршында Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә булышу өчен махсус штаб булдырылды

Бөтендөнья татар конгрессы каршында Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә булышу өчен махсус штаб булдырылды

Оренбург өлкәсендә язгы су басулардан кайбер торак пунктлар, шул исәптән аеруча Орск шәһәре зур зыян күрә. Биредә дамба җимерелгәннән соң 2493 кешене, шул исәптән 797 баланы эвакуацияләгәннәр. Шәһәрдә су басу зонасына барлыгы 6995 торак йорт эләгә.

Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев катнашында утырыш узды. Анда махсус штаб төзү, Оренбург өлкәсенә эшче төркем җибәрү хакында килешенде.

Иртәгә, 10 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров җитәкчелегендәге эшче төркем юлга кузгала. Су басудан зыян күргән торак пунктлар арасында татар авыллары да бар. Табигать афәте әсирлегендә калучыларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус счет булдырылды.

Реквизитлар:

Республиканский общественный фонд «всемирного конгресса татар»
Почтовый адрес: 420060, г. Казань, Площадь Свободы, д.1
ОГРН 1031659011350
ИНН 1653007500
КПП 165501001
ОКВЭД 64.99, 58.11, 58.13
Расчетный счет 40703810162020100015
Банк получателя: Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г. Казань
БИК Банка: 049205603
Кор.счет банка: 30101810600000000603

Назначение платежа «Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от наводнения жителям г. Орск, Оренбургская область.»

1. Публичная оферта договора пожертвования

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*