tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли оешмалардан – СВО зонасына
Милли оешмалардан – СВО зонасына

Милли оешмалардан – СВО зонасына

Ульяновскидан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче “Симбирск” батальонына “Соболь” микроавтобусы базасында булдырылган мобиль ремонт автомастерское юл тотты.

Бөтен таләпләргә дә туры килгән автомастерскойны автосалонда сатып алуы мөмкин түгел. Шуңа күрә хәрби хезмәткәрләр ярдәм сорап төбәкнең милли оешмаларына мөрәҗәгать иткәннәр. Автомобильне сатып алуга һәм мастерской итеп үзгәртүгә бәйле барлык чыгымнарны да Ульяновск өлкәсенең чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү һәм интеграцияләү үзәге, шулай ук милли-мәдәни оешмалар – әзәрбәйҗан, үзбәк автономияләре, Россиянең әрмәннәр союзы, таҗикларның “Азия” җәмгыяте үз өсләренә алганнар. Шушы көннәрдә генә уникаль транспорт “Скан” кушаматлы сугышчыга тапшырылды.

“Дәүләтебез гражданнарын – төрле милләт һәм дин вәкилләрен Туган ил, Ватан язмышы борчый. Безне барыбызны да дөньяда гаделлек урнаштыру һәм Россиянең җиңүе теләге берләштерә. Шушы кирәкле һәм мөһим эшкә үз өлешен кертүчеләргә чиксез рәхмәтлемен. Без бергә һәм бердәм булганда, безне җиңә алмаслар!”- ди Ульяновск өлкәсенең чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү һәм интеграцияләү үзәге җитәкчесе Дмитрий Сауров.

“Сугышчыларыбызны бүген аеруча да кирәкле булган нәрсә белән тәэмин итү мөмкинлеге тугач, без һич тә уйланып тормадык – ярдәм кулы сузарга булдык. Ульяновск өлкәсенең милли оешмалары үзара бердәм булулары белән көчле. Милләтара дуслык һәм бергә булу бүген аеруча да кирәклеген без яхшы аңлыйбыз. Сугышчыларга һәрьяклап ярдәм итү – безнең бурычыбыз. Президент Владимир Путин белән Губернаторыбыз Алексей Русских безне һәрчак шуңа өндиләр. Изге эшебезне дәвам итәчәкбез”,- ди әзәрбәйҗан автономиясе рәисе, Ульяновск өлкәсе Губернаторының киңәшчесе Ислам Гусейнов.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*