tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада районкүләм ифтарда 800 дән артык кеше авыз ачты
Сабада районкүләм ифтарда 800 дән артык кеше авыз ачты

Сабада районкүләм ифтарда 800 дән артык кеше авыз ачты

Авыз ачтыру быел да районыбыз җитәкчелеге, Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды. Быел гадәттәгечә, саваплы мәҗлескә 100 сумлык түләүле билетлар белән керделәр. Билет сатудан кергән акчаны район мөхтәсибәте җитәкчелеге алдан ук  ярдәмгә  мохтаҗларга таратылачагын искәрткән иде. Чара барышында әлеге  садака акчалары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм әтиләре махсус хәрби операциядә вафат булган сабыйларга- барлыгы 11 гаиләгә тапшырылды.

Бәйрәмдә вәгазьне Саба мөтәсибенең  яшьләр эшләре буенча урынбасары  Алмаз Галимҗанов сөйләде, кечкенәдән дини тәрбия алып үсүче Сафия һәм  Камол Камоловлар Коръән сүрәләре укыдылар.. Бәйрәмнең рәсми өлеше Җәлил хәзрәтнең  үтемле вәгазе белән төгәлләнде. Азан әйтелгәч, җәмәгать алдан таратылган су һәм җимеш белән авыз ачты. Аннары Җәлил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазы укылды.

Фарыз гамәл үтәлгәннән соң, халык бердәм булып табын янына тезелеште. Авыз ачучыларга табында кайнар пылау, катык, җиләк җимештән әзерләнгән компот, казылык, сыр, яшелчәләр, баллы тәм-томнар, камыр ризыклары тәкъдим ителде.

Табыннарны әзерләүгә 100 гә якын волонтер җәлеп ителде. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов ахырдан әлеге изге эшне оештыруга вакытларын һәм малларын сарыф иткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде, киләсе Рамазан аен да исән –имин булып, тыныч илләрдә, тыныч көннәрдә каршыларга язсын иде дип дога кылды.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*