tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәкәтамакта урам бәйрәме
Бәйрәкәтамакта урам бәйрәме

Бәйрәкәтамакта урам бәйрәме

Бәйрәкәтамак авылында Герой Шәрипов урамы бәйрәме үткәрелде. Ул, күмәкләшеп, «Туган авылым» җырын җырлаудан башланып китте.

Бәйрәкәтамакта урам бәйрәме

Алып баручы Энҗе Хәнипова каһарман урамынының тарихы белән таныштырды.

Бер чакрым озынлыктагы урамда 31 өй бар, анда 92 кеше хисапта тора, шуларның 47 се авылда яши. 13 хуҗалыкта 41 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның унысы савым сыеры, 29 баш сарык, 332 баш кош-корт бар.

Бу көнне шушы урамда яшәүче Татарстанның атказанган механизаторы Азат абый Хәбибуллинның туган көне иде. Алинә апа белән алар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Бик булган, ярдәмчел, тырыш гаилә.

Ә менә Татарстанның атказанган механизаторы Тәкъсин абый Хәнипов белән Флюра апаларның бергә яшәүләренә сентябрь аенда 45 тула. Аларның барысын да авыл үзешчәннәре үзләренең матур чыгышлары белән сәламләде.

Гармунчыбыз Фирдәвес Мортазин бәйрәмгә җан өрде: урамдашларын да җырлатты да, үзе дә җырлады. Бәйрәкә авылыннан килгән биюче кызлар матур, дәртле биюләре белән кичәгә ямь өстәде. Урамның иң өлкән кешесе, 97 яшьлек Хөбәйбә апа Баязитова кызы белән бергә ит бәлеше пешереп алып килгәннәр иде. Ә бу урамның иң кечкенә кешесе — бер яшьлек Әмилә Миңнуллина.

Кылыч тавы итәгеннән агып чыккан Миңнур чишмәсенә дә шушы урамннан төшәсең. Чишмә буен һәрвакыт тәртиптә тотучы Фәйрүзә апа Шәмсетдинова үзенең шигырьләрен укыды. Энесе, «Моңсар» ансамбленең беренче җырчысы, яшьли бу дөньяны ташлап киткән Миңнур Гарипов башкаруындагы «Бәйрәкәтамак» җырының аудиоязмасын тыңлаганда, күпләрнең күзләре яшьләнде.

Шушы урамда урнашкан киосктан тәмле ризыклар һәм икмәк сатучы, җылы сүзләре, якты йөзе белән каршы алучы Лира Зариповага да мактап сүзләре яңгырады. Ул үзе дә урамдашларын бәйрәм белән котлады, чәй табыны оештырырга ярдәм итте. Авылыбыз фермерларына да рәхмәт сүзләре җиткерелде. Әлеге урамда яшәп, бакыйлыкка күчкән авылдашлар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Бәйрәм уеннар белән дәвам итте. Чәй табынына алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү, кызыклы хәлләрне искә төшерү һәр кешегә шатлык, куаныч, яшәргә көч бирде. Киләчәктә дә урамнарыбыздан кеше өзелмәсен, шат балалар тавышы яңгырап торсын, тәрәзәләрдә утлар сүнмәсен иде.

Чыганак: yutazy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*