tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәерле сәгатьтә булсын
Хәерле сәгатьтә булсын

Хәерле сәгатьтә булсын

Җәй тәмамлануның тагы бер күрсәткече – педагогларның август конференцияләре. Менә безнең төбәктәге татарлар компакт яшәгән районнарда да киңәшмәләр үткән атна ахырында һәм агымдагысының башында узды. Быел алар “Педагог һәм остаз елы”на һәм үсеп килүче буынны яңартылган федераль стандартларга өстенлек биреп укытуга багышланган иде.

Сергач округының педаго­гик хезмәткәрләре традицион киңәшмәгә 24 август көнне “Ве­неция” кафесының зур залына җыелды.

Биредә бар нәрсәгә, төрле ча­ралар уздыруга креатив караш киң кулланыла, август киңәшмәсе дә үткән елда педагогик интен­сив форматында узса, быелгысы “Концепция развития социальной сферы Сергачского муниципаль­ного округа “Социальная сфера 2.0” исеме астында педагогик форум формасында булды.Анда укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре җыелган иде.

Округ администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова форумны ачып, катна­шучыларны җылы сәламләде, ан­нары Россия гимны яңгыраганнан соң, Россия Федерациясе мәгариф министрының август киңәшмәләре катнашучылары­на юлланган видеомөрәҗәгате күрсәтелде.

Министр агымдагы елның пе­дагог һәм остаз елы булуына ба­сым ясап, яңа уку елына куелган максатларга тукталып үтте, яңа тарих китабының кулланышка кертелүе һәм 1 сентябрьгә кадәр илебезнең барлык мәктәпләре аның белән тәэмин ителәчәген белдерде һәм, әлбәттә, коллега­ларын котлап, уңышлар теләде.

Аннары округ җитәкчесе Олег Радаев барлык катнашучылар­ны җылы сәламләп, педагог хезмәтенең мөһимлеген ассы­зыклады һәм катлаулы, әмма иң кирәкле булган хезмәтләрендә түземлек, сабырлык, уңышлар теләде.

2023-2024 уку елы яңартылган дәүләт федераль белем бирү программасы буенча башланыр.

Округта 10 мәктәпкәчә, 9 го­муми һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениеләре бар.

Кадрларга килгәндә, балаларга 359 белгеч белем-тәрбия бирер, шуның 108е югары, 160ы берен­че категорияле педагоглар.

Беренче тапкыр парта артына 272 бала утырды, ә тулаем уку­чылар саны 2859.

Татар авылларына килгәндә, җиде авылның берсендә – Кам­када гына тугыз еллык мәктәп бар. Анда быел 17 укучы белем алыр, ә 1 класска нибары 1 бала кергән.

Күп кенә укытучылар, тәрбиячеләр, төрле дәрәҗәдәге конкурс­ларда катнашып уңышка ирешкән. Алар һәм укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар кулланып, күрсәткечләре югары булган педагоглар катнашын­да “Образование в лицах” дигән кызыклы видеоролик күрсәтелде, анда катнашучыларның фоторә-семнәреннән төзелгән галерея да зур кызыксыну уятты. Арада милләттәшләребез – Камка бала­лар бакчасы мөдире, грибанлы Гөлнур Зиганшина белән Сергач­тагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рафаэль Арифуллинның булуы да шатлан­дыра.

Округ мәгариф системасын­да тормышка ашырылачак дүрт проект тәкъдим ителде һәм форум кунаклары – югары икътисад мәктәбенең милли эзләнүләр университеты (НИУ ВЭШ) хезмәткәрләре, мәскәүле экспертлар Антон Кухарев, Кон­стантин Серегин, югары икъти­сад мәктәбенең Түбән Новгород филиалы директоры Анна Блях­ман аларның дүртесен дә югары бәяләп, үз фикерләрен белдерде, кайбер тәкъдимнәрен кертте һәм тулаем округ мәгариф системасы эшчәнлеген югары бәяләделәр.

Ирина Борисовна форумга йомгак ясап, барлык катнашучы­ларга, олы кунакларга, социаль партнерларга рәхмәт белдерде, коллегаларына уңышлар теләде, ә алда тәкъдим ителгән проект спикерларына сертификатлар тапшырды. Форум музыкаль мәктәптә укучы балаларның ма­тур, эмоциональ чыгышы белән тәмамланды.

Кызыл Октябрь округында педагоглар киңәшмәсе 25 август көнне традицион рәвештә Ураз­авыл мәдәният йортында узды һәм ике йөзгә якын бу һөнәр ия­сен җыйды.

Күркәм гадәт буенча әлеге чара мәктәп укучыларының иҗади чы­гышлары белән башланды.

Округ хакимияте исеменнән педагогларга җирле үзидарә башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясов һәм депутатлар Сове­ты рәисе Мария Подшивалова мөрәҗәгать итте һәм укытучы­ларга сабырлык, сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Мәгариф һәм яшьләр эше ко­митеты рәисе Рауф Ваһапов узган уку елына нәтиҗәләр ясап, яңасына куелган максатларны билгеләп, эчтәлекле доклад әзерләгән иде.

– Узган уку елы район мәгариф системасы өчен тулаем алганда уңышлы булды, Һәрвакыттагыча, ул үз проблемалары һәм каза­нышлары белән истә калыр. Пе­дагог һәм остаз елы кысаларын­да күп чаралар һәм конкурслар оештырылды. Шулай ук кайбер юнәлешләр буенча кызыклы, перспективалы проектлар тор­мышка ашырылды.

Кызганычка, кире реорганизация терминын кулланырга туры килә. 29 августтан Чүмбәли мәктәбе Уразавыл мәктәбенең филиалы булып саналыр, ә анда башлан­гыч класслар гына укытылыр һәм мәктәпкәчә төркем эшләр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәгариф тармагына дәүләт та­рафыннан игътибар елдан-ел арта бара.

Барыгызны да якынлашып килүче яңа уку елы белән тәбрик итәм. Һәркайсыгызга үз эшегезнең нәтиҗәсен күреп, куанып яшәргә язсын. Игелекле хезмәтегез өчен олы рәхмәт белдерәм, – диде Рауф Надирович.

2023-2024 уку елында округта 15 белем-тәрбия бирү учреждениеләре – мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениесе һәм Пильна агро­промышленность техникумының уку үзәге эшләр. Парта арты­на барлыгы 630 укучы утырган, шуның 46сы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлаган.

Конференциянең икенче өлеше спикерлар чыгышыннан торды. Зур Рбишча һәм Семоч­ки мәктәпләре җитәкчеләре Гөлнара Фәхретдинова белән Әлфия Сюняева, Уразавыл мәктәбе директоры урынба­сары Гөлнара Садретдинова, Салган мәктәбенең ОБЖ укы­тучысы Марина Дыдыкина һәм балалар бакчасы мөдире Ва­лентина Карманова, Уразавыл һәм Суыксу балалар бакчалары тәрбиячеләре Дина Жиһаншина һәм Гөлнара Сәбитова, өстәмә белем бирү үзәге методисты Рәмис Закиров белем бирү про­цессына кагылган темаларга эчтәлекле докладлар ясады.

Һәрвакыттагыча, бүләкләүләр күп булды. Рафаэль Нәбиуллович, Мария Николаевна һәм Рауф Надирович Зур Рбишча мәктәбен уңышлы тәмамлаган Айдар Фазлуллин һәм Рәсим Фетхул­линга алтын медальләр, ә Ниж­гар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдулли­на егетләрнең әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук округ администрациясе һәм мәгариф коми-теты тарафыннан белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре, укытучылар, тәрбия-челәр һәм техник персонал – ни­бары иллегә якын кеше Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнеп үтелде.

Педагоглар конференциясе Ураз­авыл мәдәният йортының артист­лары башкаруындагы музыкаль номерлар белән тәмамланды.

Спасокругы мәгариф хезмәт-кәрләренең 30 августта узган киңәшмәсенең беренче өлеше район үзәгенең мәдәни – ял итү үзәгендә форум форматында узды.

Регистрация узганнан соң, катна­шучылар Спас урта мәктәбе һәм балалар иҗаты үзәге эшчәнлеген чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә белән танышты.

Педагогларны, тәрбиячеләрне округ җитәкчесе Татьяна Бирюко­ва һәм депутатлар советы рәисе Рамил Салихҗанов җылы котла­дылар, округның мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Зайцева “Спас муниципаль округының мәгариф системасы үсеше: белем-тәрбия бирүдә яңа ориентирлар” тема­сына доклад белән чыгыш ясады.

Спас агропромышленность тех-никумының директор урынбаса­ры Наталья Подлесова һәм округ үзәге урта мәктәбе директоры Ва­лентина Чавкина тирән эчтәлекле тематик чыгышлар ясады.

Форумның икенче өлеше округ үзәгенең урта мәктәбендә дәвам итте. Анда оештырылган кофе-брейктан соң форум катнашучы­лары дүрт локациягә, элеккечә-рәк әйткәндә, секцияләргә бүленеп эшләде.

Модераторлар җитәкчелегендә-ге “Профориентация”, “Тәрбия”, “Мәктәпкәчә белем бирү” һәм “Мәгариф проектлар фабрика­сы” дип аталган локацияләрдә өчәр-дүртәр спикер чыгыш яса­ды, һәркем үз юнәлеше буенча күп кенә кирәкле һәм файдалы информация алды.

Округта быел 681 укучы белем алыр, 1 класска 70 бала кергән.

Дүрт татар авылы – Бозлау, Тукай, Ишавыл балалары бе­лем алган Татар Моклокасы мәктәбендә укучылар саны 34, беренче класска алты бала килгән. 10 класс быел юк, ә чыга­рылыш класста бер укучы.

Пильнаокругында август кон­ференциясе шулай ук 30 август көнне округ үзәгендәге “Содру­жество” мәктәбенең актлар за­лында узды.

Мәгариф хезмәткәрләрен Пильна округы үзидарә баш­лыгы Сергей Бочканов җылы сәламләп, яңа уку елында яңа ачышлар, уңышлар теләде.

“Образовательное пространство Пильнинского муниципально­го округа в контексте основных стратегических ориентиров: до­стижения, проблемы перспекти­вы” – менә шундый исем астында узды биредә август киңәшмәсе һәм округның мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Клинцеваның до­клады да шушы тема буенча иде.

Сыйфатлы белем-тәрбия бирүгә багышланган дистәгә якын чыгыш ясаучылар арасында Сафаҗай урта мәктәбенең та­рих укытучысы Елена Атауллина да бар иде. Аның “Особенности профориентационной деятель­ности в работе с одаренными детьми” темасы буенча чыгышы зур кызыксыну уятты.

Округта быел 1 класска 181 укучы керде, тулаем укучылар саны 1710. Татар авылларына килгәндә, Сафаҗай мәктәбендә 2023-2024 уку елында 138 укучы белем алыр, 1 класска 8 бала кергән. Шунысы куандыра – 10 класска 17 укучы калган, ә чыга­рылыш классында алар 8әү.

Петрякс мәктәбендә бүген пар­та артына барлыгы 104 укучы утырды, шуның 9ы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлады. 10 класста 5, 11дә 8 укучы.

Анна Александровна киңәшмәгә йомгак ясап, рәхмәт белдер­де һәм барча коллегаларына  уңышлы уку елы теләде.

Без дә барлык мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы башла­ну белән ихластан котлыйбыз, ана телебезне саклап исән-сау эшләргә язсын, уңышлар, яхшы укучылар, яңа ачышлар, түземлек телибез сезгә, хөрмәтле педагоглар, хәерле сәгатьтә булсын!

Наилә ЖИҺАНШИНА, Илнар САДЕКОВ әзерләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*