tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бездән соң да яшәр өчен туган тел
Бездән соң да яшәр өчен туган тел

Бездән соң да яшәр өчен туган тел

Туган татар телебезне саклап калу өчен, Самара өлкәсенең Похвистнево районының Гали авылында ел саен төрле чаралар уздырылып тора. Гали авылы Мәдәният йортына караган авыл музеенда быел да  эчтәлекле  чаралар үтте. Халыкара Туган телләр көне герой-шагыйребез Муса Җәлилнең юбилейлы 115нче туган көненә дә туры кил­гәнлектән,  аеруча масштаблы булды.

16 февральдә Гали авылы музеенда 5 – 6нчы сыйныф укучыларын колач җәеп музей мөдире Кәүсәр Шәйхетдинова, авыл китапханәсе мөдире Фә­һимә Зарипова, “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Гөлшат Хәйруллина, Мәдәният йорты директоры Равил Манашев һәм сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева каршы алдылар. Чараны татар теле укытучысы Искәндәр Латыйпов һәм сыйныф җитәкчесе Фирдәүсә Йосыпова башлап җибәрделәр. Алар туган телнең әһәмияте, моңы, матурлыгы турында сөй­ләделәр.  Балалар музейның беренче залына үткәч, Кәүсәр апалары Шәйхетдинова бу бәй­рәмнең кайчан һәм ничек билгеләнеп үтә башлавы, Самара өлкәсендә, Татарстан Республикасында нинди бәйрәмнәр, конкурслар үткәрелүе турында сөйләде. Икенче залда китапханәче Фәһимә Зарипова туган телебез турында әңгәмә корды (рәсемдә), өченче залда мәкальләр конкурсы үткәрелде, дүртенче залда Раилә Асылгәрәева “Туган тел” шигыренең үзгәртелгән вариантын укып китте. Очрашу “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: укучы балалар Татарстанның Болгар музей-тыюлыгы игълан иткән “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә” дип аталган Бөтенроссия шигырь уку кон­курсында онлайн форматта катнашу өчен видеоязмалар әзерлиләр икән.

Ахырда музей мөдире Кәүсәр Шәйхетдинова авылда татар теле торышы турында “Бердәмлек” газетасы хәбәр­чесенә комментарий бирде:

– Кызганычка, 25 еллар чамасы авылыбызда балалар бакчасы булмады. Сабыйларыбыз күрше чуваш авылы балалар бакчасына йөрделәр, күбесенең теле шунда, рус телендә ачылды. Тора-бара рус теле балаларның туган телләренә әверелде. Әти-әни, әби-бабай балалары, оныклары белән, вата-җимерә, русча сөйләшәләр. Бу бик куркыныч, аяныч хәл. Һәм аны ничек тә булса үзгәртергә кирәк иде.

Башта “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе мәрхүм Расих Латыйпов, аннан Камил Исхаков  һәм активистар, хәйриячеләр, төрле инстанцияләргә язып, йөреп, авылыбызда балалар бакчасы төзү бәхетенә ирештек. 2019 елның соңгы көннәрендә Гали авылында көтеп алынган балалар бакчасы ачылды. Без моңа бик шатландык. Зур, чиста, матур, яхшы җиһазландырылган бакча балаларга зур бүләк булды. Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев белән мин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына хат язып, татар телендә  китаплар, әсбаплар сорадык. Китапларны китереп җиткергән өчен Гөлназ Шәйхигә һәм милли җанлы авылдашыбыз, хәйриячебез Дания Туловага чиксез рәхмәтлебез.

Озакка сузмыйча, стендлар ясарга керештем. Даниянең матди ярдәме белән стендлар да алып кайтып эленде. Балалар, тәрбиячеләр һәм укытучылар моның өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Ләкин ана телен стендлар ярдәмендә генә өйрәнеп булмый шул. Монда, беренче чиратта, без ата-аналар ярдәменә мохтаҗ. Өйдә бала белән тик ана телендә генә сөйләшергә кирәк икәнен онытмасалар иде!

Икенчедән, балалар бакчасындагы күпчелек чаралар рус телендә үткәрелергә тиеш булуын да беләбез. Ләкин чаралар арасында, балаларны ашатканда, прогулкага алып чыкканда, йокларга яткырганда тәрбиячеләр ана телендә аралашсалар, дөрес булыр иде. Әлбәттә, тәрбиячедән, балалар бакчасы мөдиренең туган телебезгә мөнәсәббәтеннән дә күп нәрсә тора.

Туган тел ул –

Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел, – дип язган шагыйрь Дәрдманд – Закир Садыйк улы Рәмиев. Искиткеч дөрес, еллар узган саен актуальлеге арта барган сүзләр бу. Гасырлар буена ата-бабаларыбыз баеткан, чарлаган, парчалар һәм бәетләр, нәсерләр һәм тарихи әсәрләр, җырлар язган моңлы әдәби телебезнең безнең буын кешеләрендә югалуы,  бетүе зур хата һәм хурлык булыр иде. Тарих моны гафу итмәс.

                                                                                                          Эльмира Шәвәлиева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*