tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дзержинск шәһәрендә татар хатын-кызлары  “Уңган куллар” утырышында тәҗрибә уртаклашкан
Дзержинск шәһәрендә татар хатын-кызлары  “Уңган куллар” утырышында тәҗрибә уртаклашкан

Дзержинск шәһәрендә татар хатын-кызлары  “Уңган куллар” утырышында тәҗрибә уртаклашкан

Безнең татар милли-мәдәни автономиясе актив эшчәнлек алып барыла. Узган атнада, мәсәлән, биредә бик дустанә атмосферада “Тылсымлы куллар” дигән хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Галия ханым Золотарева чарада катнашучыларны бәйләү өчен йон төрләре белән таныштырды: йон, меринос, кашемир һәм синтетик әйберләр турында байтак мәгълүмат бирде, яңа туган балага өс киемнәрен бары тик 100 процент йоннан бәйләү мөһимлеге турында сөйләде. Уңган куллы ханымнар үзара тәҗрибә уртаклаштылар, фикер алыштылар.

Матур бер традиция буларак, очрашу милли камыр ашлары, башка тәм-томнар белән тулы чәй табыны артында дәвам итте. Бу көнне чарада катнашкан һәркемнең кәефе күтәренке иде. Рәхәтләнеп тормыш хәлләрен искә төшердек, халкыбызның матур җырларын башкардык.

Менә шулай күңелле һәм файдалы итеп уза чараларыбыз. Аларда сез дә катнашырга телисез икән, рәхим итегез, ишекләребез һәрвакыт һәркем өчен ачык.Ә чараны матур итеп оештырган Галия ханыма һәм барча кунакларга рәхмәтләрнең иң олысы. Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!

Зөһрә АБДУЛИНА,

автономиянең башкарма директоры

Дзержинск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*