tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Безнең телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм гореф–гадәтләребезне саклап калу өчен барлык шартлар да бар”: Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза
“Безнең телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм гореф–гадәтләребезне саклап калу өчен барлык шартлар да бар”: Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза

“Безнең телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм гореф–гадәтләребезне саклап калу өчен барлык шартлар да бар”: Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза

2023 елның 24-26 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра.

Форум эшендә беренче тапкыр “Милләт” телеканалы генераль директоры Лиля Веджатова җитәкчелегендә Кырым Республикасы делегациясе катнаша.

-Беренче чиратта оештыручыларга җылы кабул итүләре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Без монда булуыбызга бик шат. Кырым Россиягә кушылганнан соң Кырым татарлары өчен гаять зур мөмкинлекләр ачылды. Бүгенге көндә кырым татар теле – дәүләт теле, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туган телне өйрәнәләр. Безнең өчен бу бик зур игътибар билгесе. Инде Җәмигъ мәчете төзелеше дә соңгы этапка чыкты. Мәчет Республика халыкларының бердәмлеге символына әйләнде. Шулай ук 2015 елда дөньяда бердәнбер “Милләт” кырым татар дәүләт телеканалын ачу да аерым игътибар билгесе булып тора. Безнең каналны Республикабызда гына түгел, спутник ярдәмендә Төркия, Үзбәкстан, Казахстан кебек илләрдә дә карыйлар. Бүгенге көндә телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм гореф – гадәтләребезне саклап калу өчен барлык шартлар да бар, – дип билгеләп үтте Лиля Веджатова үз чыгышында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*