tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишнәдә мәктәп кабаттан ачылды
Бишнәдә мәктәп кабаттан ачылды

Бишнәдә мәктәп кабаттан ачылды

2011 елда гөрләп эшләп торган Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбен башлангыч мәктәпкә калдырганнар иде. Укучыларны 10 км ераклыктагы күрше авылга – урта мәктәпкә автобус белән йөртә башладылар. Югары сыйныф укытучылары каян эш тапсалар, шунда киттеләр. Укытучыларның да, укучыларның да, әти-әниләрнең дә күпме генә каршы торуларына да карамастан район җитәкчеләренең карары үзгәрмәде. Авыл уртасындгы ике катлы мәктәп бинасы бушап калды.

Укытучылар, тәрбиячеләр белән киңәшкәннән соң, I –VI сыйныф укучылары өчен республика күләмендә туган якны өйрәнүгә багышланган иҗади һәм проект эшләр конкурсы оештырып карарга булдык. Бу эшкә югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Гөлсинә Гарифуллина алынды.

Укытучылар һәм аларның конкурста катнашучы балаларының хезмәтләреннән торган җыентык бастырдык. Эшләрен төрле секцияләргә булдек. Үзебез генә түгел, ярдәмчеләребез КФУның география кафедрасы мөдире И.Т.Гайсин, Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы мөдире Г.Р.Хәмитова, Казандагы олимпиада үзәге белгечләре безгә ярдәм итте. Беренче елны йөзгә якын конкурсант катнашты. Барысы да канәгать булып китте. Менә инде без узган уку елында конкурсны алтынчы тапкыр үткәрдек. Үзебезнең мәктәп балалары елдан-ел активлаша. Әти-әниләр дә ярдәм итәргә тырышалар.

2015 елда республикабыз программасына кереп, мәктәп территориясендә менә дигән спорт мәйданчыгы төзеттек. Аның ачылышына Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар  Гыйльметдинов та килде. Авыл кешеләре, әти-әниләр белән очтрашты, аларны борчыган сораулар белән танышты, мәктәбебез белән танышып чыкты. Үзе дә хезмәт юлын укытучы булып башлаган Илдар Ирекович шул чакта: «Мәктәбегезне ачарга кирәк, тугызъеллык мәктәп булып гөрләп эшләрлек мәктәп бит бу!», – дигән иде. Мин аптырашта калдым. «Ничек итеп ачып булыр икән соң аны?» – дип баш ваттым.

2017 елда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева янына барып гозеремне җиткереп карадым. Ул бервакытта да кеше сүзен аяк астына салып таптамый, тыңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. 2018 елга безнең мәктәп түбәсенә капиталь ремонт ясалды.

2019 елның февраль аенда авыл җыенына районыбыз башлыгы Александр Тыгин белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева килде. Шул очрашуда әти-әниләр авылыбызда кабаттан мәктәп ачарга кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыктылар. Балалар санының безнең авылда аз түгеллеген, күрше авылга йөртүче автобусның ватыклыгы турында да әйтелде. Җитәкчеләребез шунда безгә мәктәпне тугызъеллыкка үзгәртү турында сүз бирделәр. Февраль башында сөйләшелгән сүзнең нәтиҗәсе май аенда район башкарма комитеты карары белән расланды.

Май аеннан мәктәбебезне үзгәртү буенча ремонт эшләренә тотындык. 8 ел тик торган кабинетларны ремонтлый башладык. Җәй буе күп хезмәт куйдык. Ремонт эше авыр булса да, беркем дә зарланмады. Әти-әниләр кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр, читтә калмадылар.

Мәктәпне ачу тантанасына күп кенә кунаклар да килде. Алар арасында – Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова, педагогика фәннәре докторы, КФУның география белән экологиядән белем бирү методикасы кафедрасы мөдире, профессор Илгизәр Гайсин, Бишнә җирле үзидарәсе башлыгы Илгиз Фәтхуллин, иганәчеләребез, ветеран укытучылар, әти-әниләр, авылдашлар. Барысы да изге теләкләрен җиткерделәр, мәктәпкә алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.

Шулай итеп, быелгы Белем бәйрәмен Бишнә авылы балалары үз мәктәпләрендә каршы алды. 51 укучы беренче сыйныф сәгатьләрен яңа ремонтлаган кабинетларда уздырды.

Әйе, мәктәбе булган авылның киләчәге бар. Мәктәп шаулап тора икән, димәк, авыл яши. Төпле белем алып, киләчәктә тормышта югалып калмаслык, җәмгыятебезгә файда китерерлек, бүгенге тормышка яраклаша алырлык егетләр һәм кызлар тәрбияли алсак, без бик шат булыр идек. «Хәерле сәгатьтә!» дип кенә әйтәсе кала.

Гөлсинә Гарифуллина, Яшел Үзән районының
Бишнә төп мәктәбе директоры урынбасары
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*