tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат Салих улы Исмәгыйлов 100 яшен тутырды
Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат Салих улы Исмәгыйлов 100 яшен тутырды

Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат Салих улы Исмәгыйлов 100 яшен тутырды

Бөек Ватан сугышы ветераны, Брест калъга-шәһәре, Башкортстанның Нуриман районы шәрәфле гражданы Ришат Салих улы Исмәгыйловка 12 апрельдә 100 яшь тулды. Ул яудагы каһарманлыгы, тыныч тормышта фидакарь хезмәте өчен күпсанлы орден-медальләр, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнгән кеше.

Ике-өч гасыр дәвамлы мәгърифәтче мөгаллим, муллалар династиясе вәкиле Ришат Салих улы Байгилде җидееллык, урта мәктәпләрен оештырып, 50 елдан артык директор булып хезмәт итә. Ул РСФСР ның атказанган укытучысы, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР укытучылар съездлары делегаты. Байгилде урта мәктәбе укуда һәм хезмәттә югары күрсәткечләр өчен узган гасырның 60 – елларында берничә кабат СССР ның халык хуҗалыклары казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнашуга лаек була. Хәләл җефете, укытучы Сәрвә Газиз кызы белән алар тәрбияләп үстергән 5 бала арасында Русия Фәннәр академиясе әгъзасы (химик Зинфир), Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (селекционер Рафаэль), Русия Дәүләт премиясе Лауреаты (техник фәннәр докторы, профессор Флүр), югары уку йортлары укытучылары (профессор Фоат, доцент Флүрә) бар. Исмәгыйловның егермеләп онык-оныкалары – фән кандидатлары, профессорлар – Уфадан Петербург,Мәскәү, Лондон, Чикаго, Сан-Францискога кадәр таралган. Башкортстанның атказанган укытучысы, Русиянең мәгәриф отличнигы Салават Ришат улы әтисе корган мәктәп нигезендә республикадагы бердәнбер Байгилде аграр-педагогик лицеен җитәкли, хатыны Нурия белән мәгәриф өлкәсендә берничә грант иясе булды. Ришат Исмәгыйлов туган районы хакында, бөтен илгә таралган замандашлары, укытучылык һөнәре турында унлап китап авторы. “Пятая четверть сельской школы”, “Сын отчизны” китаплары, бихисап очерк, мәкаләләр герое Ришат Салих улы Исмәгыйловны туган көне белән котлап, тазалык, тазалык һәм дә тазалык телибез!

Алик Лукманов – композитор,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,

Рәиф Әмиров – язучы, профессор

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*