tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә мөхтәсибәте “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә конкурсы игълан итә
Бөгелмә мөхтәсибәте “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә конкурсы игълан итә

Бөгелмә мөхтәсибәте “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә конкурсы игълан итә

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Яраткан хәдисем” дип исемләнгән иҗади гаилә рәсем конкурсы игълан итә. Әлеге бәйгедә теләгән һәр кеше катнаша ала.

Бер гаиләдән А3 форматында бер сәнгать эше кабул ителә. Кешеләрне һәм хайваннарны табигый рәвештә сурәтләү киңәш ителми. Табигать күренешләрен, мәчетләрне ясау хуплана. Картинаның артында түбәндәге мәгълүматлар урын алырга тиеш: исем-фамилия, әтисенең исеме, авторның яше, гаиләдәге балалар саны, мәктәп, сыйныф, элемтә өчен телефон.

Бәйге эшләре 2020 елның 30 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бөгелмә шәһәре, Кызыл Бистә урамы, 68-нче йорт, Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчете.

Җиңүчеләрне игълан итү тантанасы 30 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә узачак.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак, барлык катнашучылар да исемле сертификатлар алачак һәм кызыксындыру призлары белән бүләкләнәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре, шулай ук җиңүчеләрнең рәсемнәре bugulma.muhtasibat.tatar сайтында урнаштырылачак.

Барлык сораулар буенча ир-атлар +7-937-776-69-98 һәм хатын-кызлар +7-927-464-13-00 телефоннарына мөрәҗәгать итә ала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*