tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк”
“Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк”

“Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк”

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү русиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк дип саный.

Аның фикеренчә, Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнеп, кеше аларның илдә яшәүчеләр файдасына юнәлдерелгәнлеген аңлый. “Алар тормыш эшчәнлегенең барлык аспектларына да кагылачак һәм халык өчен актуаль булачак”, – ди Тимур Кадыйров, бу төзәтмәләр өчен тавыш бирергә чакырып.

“Хәзер бик мөһим булган – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Әгәр бу мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак”, – диде Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*