tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры артистлары ютубта балалар өчен әкиятләр укый

Кариев театры артистлары ютубта балалар өчен әкиятләр укый

Бүген бөтен баланың кулында айфон, айпад, смартфон. Әмма барысы да диярлек интернеттан рус әкиятләре, мультфильмнары, блоглары карый. Интернетта татар контентына ихтыяҗ бик зур.

Шуны да истә тотып, Кариев театры онлайн форматта кызыклы проект ачып җибәргән. Театрның артистлары балалар өчен сәнгатьле итеп татар әкиятләре укый.

Игътибарыгызга Назлыгөл Хәбибуллина башкаруында Резеда Вәлиеваның “Тамгалы куян” әсәрен тәкъдим итәбез.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*