tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телгә гаджетлар өйрәтәчәк
Туган телгә гаджетлар өйрәтәчәк

Туган телгә гаджетлар өйрәтәчәк

“БашТой” компаниясе тарафыннан татар һәм башкорт телләрендә сөйләшә торган кечкенә планшетлар һәм смартфоннар эшләнде. Гаджетлар җитештерү “Максат” яшьләр оешмасы белән берлектә дәүләт телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты кысаларында мөмкин булды.

Яңа уенчыклар авторлары фикеренчә, гаджетлар балаларга күңел ачарга гына түгел, ә укуда да зур ярдәм итәчәк. Билгеле булганча, балалар телне уен формасында җиңел һәм тиз өйрәнә. Яңа гаджетлар белән сабыйлар дөрес әйтелешне дә, интонацияне дә рәхәтләнеп үзләштерәчәк. Өстәвенә, уенчыклар татар һәм башкорт телләрендә чәчәкләр исемен, хәрефләр һәм саннарны белергә, гади арифметикага өйрәнергә, хайваннар дөньясы белән танышырга, шигырьләр тыңларга һәм башка бик күп нәрсәләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Уникаль интерактив уенчыклар Сибай шәһәренең “Курай”, “Светлячок”, “Солнышко” балалар бакчаларына кайтарылды. Алга таба аларны төбәкнең бөтен балалар бакчаларына кайтару планда каралган.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*