tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак
Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак

Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак

2023 елның 16 сентябрендә Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Быелгы фестиваль Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәреләчәк.

Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солистка һәм ансамбльгә конкурста катнашу хакында сертификатлар биреләчәк.

“Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 2023 елның 16 сентябрендә иртәнге сәгать 09.30-да Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт. Узган елны мөнәҗәт фестивале 200 дән артык сәләтле башкаручыны җыйган иде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*