tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтен гомерен татар мәгарифенә багышлаган галим
Бөтен гомерен татар мәгарифенә багышлаган галим

Бөтен гомерен татар мәгарифенә багышлаган галим

Клим Солтан улы Садыйков май аенда 82 яшен билгеләп үтте. Аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән якыннары, дуслары, студентлары, укучылары рәхмәт хисләре белән котладылар. Якташлары, аның белән горурланып, мәктәптә, Тубыл пединститутының рус татар бүлегендә, себер татар мәдәният үзәгендә эшләгән елларын искә алдылар. Изге гамәлләр, күркәм эшләр онытылмый. Клим Садыйковның халкы өчен эшләгән эшләрен сөйләп бетерерлек түгел. Аның педагогик һәм фәнни эшчәнлеге халкыбызның иң кадерле рухи хәзинәсе-телен, әдәбиятын саклап калуга, үстерергә багышлана.

К.С.Садыйковның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәрнең 17 нче мәктәбендә җитәкче булган чорында татар теле һәм әдәбият дәресләре уку планына кертелә, Тубыл пединститутының рус татар бүлегендә эшләгән елларында укытучының фәнен яраткан студентлары аның осталыгына сокланалар. Тәҗрибәсен, белемен яшь буынга тапшыра белгән Клим абыйларын бүген дә студентлары онытмый.

Шәһәрдә яшәүче күренекле шәхес, педагогик хезмәт ветераны, РСФРның мәгариф отличнигы, педагогика фәннәр кандидаты Клим Солтан улы Садыйков күп еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә эшли. Хезмәт юлын Тубыл районы мәктәпләрендә башлый: Иштаман, Хуҗайлан, Сәет, Сатылган, Ермакова мәктәпләрендә укыта, Тубыл районы халык мәгарифе бүлеге инспекторы булып эшли, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институтының татар теле, әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасында эшләгән чорда кандидатлык диссертациясен дә яклый, доцент, энциклопедик Фәннәр Академиясе әгъза–корреспонденты, филология фәннәр факультетының гыйльми советы әгъзасы, Тубылда татар милли-мәдәни автономиясе оештыручыларның берсе, автономия советы әгъзасы да. Ул гомер буе яшьләргә тәрбия һәм белем бирә. К.С.Садыйков Тубыл педагогия институтында халык педагогикасы, туган телне белү кирәклеге темаларга мәкаләләр яза. Ул мәктәпләрдә татар теле, әдәбият укыту буенча күп публикацияләр һәм китапларның авторы. К.С.Садыйков китаплары белән төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр дә яулый. 2006нчы елны Сочида узган Бөтенроссия бәйгесендә “Татар милли мәктәбенең булачак укытучыларында этник педагогика мәдәнияты формалаштыру,” дип исемләнгән фәнни китабы Лауреат дипломына лаек була. Фәнни хезмәтендә галим Себердә татар милли мәгарифе тарихын, татар мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү тарихын яктырта. Татар теле әдәбияты укытучылары укучыларга укыту-тәрбия бирүдә халык педагогикасын куллану турында яза.

Ветеран укытучы, галим Клим Садыйков лаеклы ялда булса да, ял итәргә җыенмый. Ул Тубылда яшәүче җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең китапларын редакцияләп аларны бастыруда ярдәм итә. К.С.Садыйков шәһәрнең “сугыш балалары” иҗтимагый оешмасы рәисе, шәһәр Ветераннар советының лекторлар төркеме әгъзасы, себертатар язучылар берлегенең Тубылдагы бүлекчәсе рәисе урынбасары.

Хезмәт дәверендә эшчәнлеге өчен Клим Солтан улы Мәгариф Министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Республика Комитеты грамотасы белән бүләкләнә; ”Данлы хезмәт өчен В.И.Ленинның тууына 100ел,” “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы медале, хезмәт ветераны медале, ”РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” билгесе һ.б юбилейлы даталар медальләре һәм Мактау грамоталар белән бүләкләнә.

Татар мәдәниятен саклауда, үстерүдә дә күп көч куйган милләтпәрвәр шәхес себер татар мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегендә эшләгән чорында татар теле түгәрәкләрен алып баручы укытучыларга программалар әзерләүдә булышлык күрсәтә. Һәр эшне җентекләп өйрәнә, укытучыларга ярдәм итә. Татар мәдәнияте тормышында актив катнаша. Сәләтле, күренекле шәхес күп еллар “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә җырлый, өлкә газетабыз “Яңарыш” белән күп еллар дус. Ул газетага үзе дә мәкаләләр яза, “Яңарыш”та чыккан һәрбер мәгълүматны укып бара.

Бүгенге көндә Клим Солтан улы Садыйков тормыш иптәше, ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Рауза Җәлил кызы белән улларына, оныкларына сөенеп, уңышларына шатланып яшиләр. Аларның шәхси тормышы да яшь буынга үрнәк итеп сөйләрлек.

                                                                                 Римма Умитбаева.

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*