tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе “Күрше авыл” проекты белән танышты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе “Күрше авыл” проекты белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе “Күрше авыл” проекты белән танышты

Татарстанның Лаеш районында “Күрше авыл” дигән яңа бистә барлыкка килергә мөмкин. “Зеленый дом” төзелеш компаниясе 100 гектар җирдә бердәм архитектур стильле, милли мохитле торак комплексы булдырырга тели. Бүген “Зеленый дом” төзелеш компаниясенең нигез салучысы Денис Елисеев үзләренең проектын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка тәкъдим итте.

Денис Елисеев – Түбән Кама егете. Аның әтисе керәшен, әнисе татар. Менә инде шактый еллар  ул төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. Ярты ел тирәсе элек Казан янында миллилекне чагылдырган, шул ук вакытта заманча да булган бистә төзү идеясе туган.  Лаеш районында 50 гектар җир хуҗалары белән килешүләр төзеп, алар традицион татар архитектур стильдәге, татар орнаментлары белән бизәлгән йортлар торгызырга ниятли. Тагын 50 гектар җир – муниципаль җирләр булып санала.  Социаль объектлар – татар балалар бакчасы, татар мәктәбе, мәдәният йорты, мәчет,  милли чаралар уздыру каралган парк, хәләл продукция сатылачак cәүдә үзәге шушы муниципаль җирләрдә төзергә планлаштыралар.

  • Казан янындагы дистәләрчә бистәгә охшаган гади бистә төзеп була, билгеле бер концепциясе булган бистә булдырырга мөмкин. Безнең максатыбыз татар мохитле, татар телен, мәдәниятен, динен сакларга ярдәм иткән бистә төзү, – дип сөйләде Денис Елисеев.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, проектны уңай бәяләде. Яшь егетләрнең мондый эшкә алынуы сөенечле дип белдерде ул.

  • Амбицияле прогрессив яшьләрнең бу юнәлештә эшләвен, мәдәниятебезне, мәгарифебезне, динебезне үстерү теләге белән “януын” без хуплыйбыз гына. Концепциягез бик кызыклы. Бистәне “Күрше авыл” дип атарга теләвегез дә уңышлы карар дип саныйм. Авыл – ул татарлыкны саклау үзәге, күбебез авылда әби-бабай тәрбиясендә үскән кешеләр. Әгәр дә, чынлап та, биредә татар мохите тудырып, татар гаиләләрен туплый аласыз икән, без шат кына булачакбыз, – дип фикерен белдерде Данис Шакиров.

Шулай ук Данис Шакиров һәрбер проектны гамәлгә ашырганда киңәшләшеп эшләү кирәклеген ассызыклады. Бу проектка карата да экспертлар фикерен туплау мөһим, дип белдерде ул

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Елисеевны декабрь аенда Казанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылачак «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашырга чакырды. Бу чарада чын мәгънәсендә милли җанлы эшмәкәрләр җыела, Сезгә дә бу даирәгә кереп китү комачауламас, дип белдерде Данис Шакиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*