tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Фәрит Хәлиуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Фәрит Хәлиуллинның туганнары һәм якыннарының  кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Фәрит Хәлиуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Милләтебез зур югалту кичерә. Бүген, 8 сентябрь көнне, 59 яшендә Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенең элеккеге җитәкчесе Фәрит Хәлиуллин  вафат булды. Фәрит Фасих улы озак еллар Димитровград татар автономиясен җитәкләде, һәрчак андагы татар мәктәбенә, татар иҗтимагый тормышына ярдәм итеп яшәде. Милләт җанлы, киң күңелле, олы җанлы шәхес иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Фәрит Хәлиуллин вафат булу сәбәпле, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*