tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы утырышы узды

Бүген, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында БТК  каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы утырышы узды.

Катнашучыларны, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән  БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– 2022 елда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100- еллыгына бәйле үткәрелә.
Бүгенге координацион совет утырышында чараның программасы проекты карала, фикерләр һәм тәкъдимнәр кабул ителә. Форумның темасы – “Милли тормыш һәм дин”. Татар дөньясында милли тормыш һәм дин төшенчәләре аерылгысыз. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылучы әлеге җыен – татар дин әһелләрен берләштерүче чара, – дип ассызыклады Данис Шакиров.

Утырышта  Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе, БТК Милли Шура Президиумы әгъзасы, РИИ ректоры, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Рифкать улы Дирзизов, Татарстан Республикасының баш казые Фазлыев Җәлил хәзрәт, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Җиһаншин Ильяс хәзрәт катнаштылар.

Онлайн рәвештә Саратов, Оренбург, Самара, Новосибирск, Курган, Кемерово, Пенза, Рязань, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Башкортстан Республикасы һәм Татарстан шәһәрләреннән дин әһелләре катнашты.

– Быелгы форумда илебезнең 74 төбегеннән дин әһелләре катнашыр дип көтелә, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев.

Барлыгы чара чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 1000 артык делегатны җыячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*