tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучыга 95 яшь тулды
Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучыга 95 яшь тулды

Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучыга 95 яшь тулды

Асия Минегәрәй кызы Шәипованы шәһәр башлыгы Максим Афанасьев котлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәк бәйләмен, истәлек бүләкләрен тапшырды.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән, олуг юбилеен каршы алган ветеран укытучыны шәһәрнең халыкка социаль яклау идарәсеннән Елена Елесина, шәһәрнең ветераннар оешмасы рәисе Владимир Габрусь Асия апага озын гомер, сәламәтлек, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр, бүләкләрен тапшырдылар.

Һәркемнең язмышында онытылмаслык шатлыклы да, күңелсез дә вакыйгалар була. Асия апа ятим үскән балачак елларын, Бөек Ватан сугышы елларын еш искә ала. Тормышта ул кече вакытыннан сынауларга бирешми, тырышып укый, югары белем ала, ике улына да югары белем бирә. Тормыш йөген үзе тарткан Асия Минегәрәй кызы Тубыл педучилищесын, Казан педагогика институтын тәмамлый.

Тубыл шәһәренең 50нче балалар йортында тәрбияче булып хезмәт юлын башлый, пединститутны тәмамлаганнан соң 15 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Асия Минегәрәй кызы күпсанлы Мактау грамоталар, ”1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә.

50 ел педагогик хезмәт стажы булган ветеранны 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәпнең барлык укытучылар коллективы исеменнән мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин котлап бүләкләр тапшырды. Мәктәп музее җитәкчесе Равиля Кутумова музейда тупланган экспонатлар, ветеран укытучыларга багышланган экспозицияләр турында сөйләде. Озак еллар мәктәптә укыткан Асия апа Шәипованы укучылары да онытмаганнар. Хәзер алар үзләре дә олы яшьтә булсалар да, рәхмәт сүзләрен әйтеп, гомер бәйрәме белән укытучы апаларын котладылар.

Асия апаны котларга килгән һәр кунак юбилярның яшьлек елларына, укытучы һөнәренә багышлап әңгәмә кордылар, фотоальбом карадылар. Ветеран укытучының сугыш чорында үскән балачак еллары, сугыштан соң авыр елларны яраткан мәктәбендә эшләгәне турында хатирәләрен тыңладылар.

Сугыш чорында күп авырлыклар күргән Асия апаның, өлкән яшенә карамстан, рухы нык, яшәү рәвеше күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Аның зиһененә, үзен–үзе карый алганына, милли ризыкларны үзе пешереп оныкларын сыйлаганын күреп исең китәр. Бүгенге көндә Асия апа улы Марат, килене Алсуның кадер-хөрмәтендә яши. Улы Әнвәр дә әнисенә килеп, хәлен белеп тора. Әбиләрен оныклары да яраталар, хөрмәт итәләр.

Оптимист рухлы ветеран укытучы гомер бәйрәме көнендә күп котлаулар алды. Әле дә мәктәп тормышы белән кызыксынып яшәгән Асия апага килгән кунакалар, якыннары сәламәтлек, бала-оныкларының игелегендә бәхетле озын гомер теләделәр.

                                                           Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*