tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында кадрлар үзгәреше көтелә
Бөтендөнья татар конгрессында кадрлар үзгәреше көтелә

Бөтендөнья татар конгрессында кадрлар үзгәреше көтелә

30 июль – 2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды узды.

Биредә Бөтендөнья татар конгрессында кадрлар үзгәреше көтелүе билгеле булды. Бүген инде үзгәрешләрнең беренчеләре билгеле. Коллективка бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев игълан итте.

Моңа кадәр БТК  Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары булып эшләгән Марс Рифкать улы Тукаев бүгеннән  җитәкченең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Ул  Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдә татар оешмалары белән эшләү өчен җавап бирә. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының яңа төзеләчәк, дини оешмалар белән эшләү бүлеге аның карамагында булачак.

Алда да яңа үзгәрешләр көтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*