tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Пермь крае делегациясе белән эшлекле очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында Пермь крае делегациясе белән эшлекле очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Пермь крае делегациясе белән эшлекле очрашу узды

Бүген, 18 апрель, Бөтендөнья татар конгрессына Пермь крае Губернаторы администрациясенең милли һәм дини мөнәсәбәтләр департаменты директоры Анастасия Субботина җитәкчелегендәге делегация килде. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Очрашу вакытында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү буенча фикер алышынды. Сабантуйны үткәрү концепциясе, бәйрәмнең мәдәни программасы һәм инфраструктураның чараны уздыруга әзерлеге турында сүз барды.

XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе 14-15 июнь көннәрендә узачак. Баш батырга Татарстан Рәисе бүләге – автомобиль. 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Киров өлкәсе кабул итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*