tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы Апанай мәдрәсәсендә ифтар уздырды
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Апанай мәдрәсәсендә ифтар уздырды

10 март көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы Апанай мәчете мәдрәсәсендә ифтар уздырды. Мәҗлескә җәмәгать эшлеклеләре, актив яшьләр, форум белән хезмәттәшлек итүчеләр чакырылган иде.

Кунакларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сәламләде. Ул әлеге мәҗлесне гадәти ифтар гына түгел, ә яшьләрнең үзара берләшү факторы булуын да ассызыклады.

«Без барыгызны да күрергә шатбыз, инде 2нче ел Рамазан аенда шундый матур чарада җыелабыз. Бөтендөнья татар яшьләре форумы ул – актив татар яшьләре берләшү урыны, без бергә, бердәм булырга тиеш. Алда да мондый чаралар ешрак булыр дип ышанам», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров мәҗлеснең нәкъ менә Апанай мәдрәсәсендә үтүенең мөһимлеген искәртте. Әлеге мәдрәсәнең 255 еллык тарихы булуын искә алды.

«Апанай мәдрәсәсендә җыелуыбыз очраклы түгел. Үткән ел әлеге мәдрәсәнең зурлап 255 ел үттек, монда инде 3 гасыр диярлек тырыш, аңлы, алга киткән татар яшьләре җыела, дин белән тел һәрвакыт бергә атлаган. Без дә үз тарихыбызны, ата-бабаларыбыз, гореф-гадәтләребезне сакларга, аларның дәвамы булырга тиеш», – диде ул.

Берничә ел Форум рәисе урынбасары булып эшләгән Гөлназ Бәдретдин ифтарга килгән хатын-кызларга мөрәҗәгать итте.

«Сезнең кулыгызда киләчәк. Милләтебез киләчәге, татар халкының киләчәге хатын-кызлар кулында. Шуңа күрә мин сезне татарча сөйләшергә өндим. Кемдер ислам динендә милләт юк дияргә ярата. Аллаһы Тәгалә безне татар булып яраткан, милләтләрне булдырган, телебезне дәрәҗәле рәвештә саклыйк», – диде ул.

Ифтар мәҗлесе бердәм дога кылу белән тәмамланды, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Коръән аятьләре укыды.

Зөлфия Шәвәлиева

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*