tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп янә Тәбрис Яруллин сайланды
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп янә Тәбрис Яруллин сайланды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп янә Тәбрис Яруллин сайланды

Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары яшәгән Универсиада авылында яшьләр дискуссия мәйданчыкларында төрле темаларга фикер алышты, дөньякүләм танылган астрофизик Рәшит Сөнәевның бик тә кызыклы лекциясен тыңлады. Гомумән алганда, өч көн эчендә төрле ил, төбәк вәкилләре үзара танышып, проектларын тәкъдим итеп, фикердәшләрен табып өлгерде. Димәк, бер төркем нәтиҗәләр ясарга да вакыт җитте.

Кичә Форумның пленар утырышында төп тезислар яңгыраса, бүген төп өлешнең дәвамы – әйтергә өлгермәгән сүзләр, фикерләр әйтелде, берникадәр йомгак ясаулар булды, киләчәккә планнар корылды. Форумның резолюциясе дә кабул ителде.

Иң башта бүген эшләгән 6 дискуссия мәйданчыгының кураторлары сүз алып, фикерләшү барышында туган тәкъдимнәрне яңгыратты.  “SMM һәм блогинг” мәйданы кураторы Ринат Галиәхмәтов татарча контентны, татарча Википедияне үстерү мөһимлеген ассызыклады. “Тел һәм милли мәгариф” секциясе җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов “Сәлам” уку-укыту әсбабын мәктәпләргә тарату һәм туган телне аның ярдәмендә өйрәнү, Татарстанның һәр районында сәләтле балалар өчен татар телендә белем бирүче мәктәпләр булдыру, татар телле ата-аналар конференциясен булдыру, татар телен сайлаганнар өчен стипендиаль фонд булдыру һ.б. тәкъдимнәрне җиткерде.

“Бизнес” секциясе җитәкчесе Батыр Харисов татар эшмәкәрлеген үстерү мөһимлеген ассызыклады. Бу зур эшләр башкарырга ярдәм итәчәк. Тарихтан беләбез, зирәк, акыллы бабаларыбыз эшмәкәрлектә үз-үзен күрсәтеп, төрле өлкәләрне үстерергә ярдәм иткән.

“Тарихи хәтер” секциясе дә бик кызыклы һәм файдалы узуы ассызыкланды.  Милләт буларак безне тарихи хәтер саклап кала ала, диде секция модераторы. Аның сүзләренчә, тарихчыларны үстерергә, татар халкының 2030 елга һәм 2050 елга үсеш стратегиясен төзергә, экспертлар шурасын булдырырга, татар урбанистика дигән концепциясен эшләргә, җанисәптә тарихчыларны катнаштырырга, татарлар яшәгән төбәкләрдә тарихи агарту клубларын булдырырга һ.б. кирәк.

“Яңа мәдәният” секциясе җитәкчесе Рәдиф Кашапов мәйданчыкта татар әсәре нинди булырга тиешлеге турында фикер алышу баруын әйтте. Тәкъдимнәрдән он-лайн китапханә булдыру кирәклеген әйтте, яшьләргә татар булып эшләргә түгел, татар булып калырга кирәк дигән фикерне яңгыратты.

“Татарстанның яшь илчеләре” мәйданчыгы турында Гүзәлия Гыйниятуллина сөйләде. Чит илләрдәге вәкилләр белән эшләүне күздә тоткан бу проект хакында сөйләнде. Чит илләрдә булачак илчеләр билгеләнде. Алар Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларын үз илләрендә үстерергә ярдәм итәчәк.

Шулай ук бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисен дә сайладылар. Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев янә Тәбрис Яруллин кандидатурасын хупларга тәкъдим итте.  Башка кандидатлар булмады, нәтиҗәдә, делегатлар бертавыштан Тәбрис Яруллин өчен тавыш бирде. Шулай ук бүген 50 кешедән торган Бөтендөнья татар яшьләре форумының Совет әгъзалары сайланды.

Шуннан соң яңгыратылган тәкъдимнәрне резолюциягә кертеп, бер атна эчендә эшләп бетерү шарты белән Форумның төп документы бертавыштан диярлек кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*