tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Әмирали хәзрәт Аблаев чыгыш ясады
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Әмирали хәзрәт Аблаев чыгыш ясады

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Әмирали хәзрәт Аблаев чыгыш ясады

Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы дәвам итә. Делегатлар алдында Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев чыгыш ясады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт  Сәмигуллинга әлеге җыенны оештыру өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Ул Кырым Республикасында мөселман дини оешмлары эшчәнлеге хакында сөйләде.  Татарстан Республикасында Ислам динен үстерү һәм тарату максатыннан кылган гамәлләрнең мөһимлеген ассызыклады.

“Аллаһы Тәгалә безгә милләтебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән гамәлләрдә ярдәм бирсен, һәрберебездән разый булсын,” – дигән теләкләрен җиткерде Әмирали хәзрәт Аблаев.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*