tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлбир хәзрәт Крганов: “Ничә еллар дәвам иткән киңәш мәҗлесебез татар халкы тормышында һәм бөтен Россия күләмендә абруйлы чарага әверелде”
Әлбир хәзрәт Крганов: “Ничә еллар дәвам иткән киңәш мәҗлесебез татар халкы тормышында һәм бөтен Россия күләмендә абруйлы чарага әверелде”

Әлбир хәзрәт Крганов: “Ничә еллар дәвам иткән киңәш мәҗлесебез татар халкы тормышында һәм бөтен Россия күләмендә абруйлы чарага әверелде”

“Бүгенге очрашуыбыз – татар халкының бердәмлеге елында уза. Ничә еллар дәвам иткән киңәш мәҗлесебез татар халкы тормышында һәм бөтен Россия күләмендә абруйлы чарага әверелде. Татар дин әһелләренә үзара аралашу өчен уникаль мәйданны булдыру – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсе”, – диде Россия мөселманнары Диния Җыены рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов. Бүген ул “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узган “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашкан.

“Элеккеге елларда да форумның эшчәнлеге динебезне, мәдәниятебезне саклау өчен, татар имамнарын берләштерү, идарә органнары һәм милли-мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелде. Бу татар халкының үсеш стратегиясенең иң мөһим юнәлешләренең берсе”, – дип әйтте Әлбир хәзрәт.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*