tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Мөхетдинов: “Безнең максатыбыз – Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгын лаеклы һәм күркәм рәвештә үткәрү
Дамир Мөхетдинов: “Безнең максатыбыз – Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгын лаеклы һәм күркәм рәвештә үткәрү

Дамир Мөхетдинов: “Безнең максатыбыз – Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгын лаеклы һәм күркәм рәвештә үткәрү

“Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Россия мөфтиләр шурасы президиумы әгъзасы Дамир хәзрәт Мөхетдинов чыгыш ясады.

Дамир Мөхетдинов пленар утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы рәисе мөфти-шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләде. Шулай ук ул 11нче майда Казанда булган фаҗигага мөнәсәбәтле кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Дамир Мөхетдинов Идел буе Болгары дәүләте Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына әзерлек хакында сөйләде.

“Безнең максатыбыз – Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгын лаеклы һәм күркәм рәвештә үткәрү. Әлеге  датаны билгеләп үтү рухи тормышка яңа дәрт өстәр. Бу Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен бәйрәм булырга тиеш, ” – дип ассызыклады ул.

Ләйсән Хаерова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*