tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Россия мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты
XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Россия мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты

XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Россия мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сүзләренчә, Башкортстан Республикасында урнашкан Үзәк диния нәзарәте милли оешмалар белән дә, дәүләт җитәкчелеге белән дә тыгыз элемтәдә тора. “Мөселманнарга карата олы игътибар бөтен яктан бирелә”, – диде мөфти.

“Кайчан гына Удмуртиядә, Пермьдә булдык. Һәрбер чара Губернаторлар катнашында узды. Әлеге мәҗлесләр нәтиҗәсендә, безгә игътибар арту, мәчетләребезне салу аркасында, “Мы вместе! Без бергә” дигән сүз буш сүз түгел икәнлеге исбатлана”, – диде ул.

Мөфти шулай ук мәктәпләрдә әхлак дәресләрен булдыру теләген белдерде. “Беренче сыйныфтан алып, унберенче сыйныфка кадәр, югары уку йортларында да батюшкалар, имамнар укытсын. Башка укытучылар рухи-әхлакый дәресләр бирә алмый”, – дигән фикердә Тәлгать хәзрәт.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*