tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Безнең бурыч – мәчетләрне татар тормышы кайнап торган үзәкләр итү”
Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Безнең бурыч – мәчетләрне татар тормышы кайнап торган үзәкләр итү”

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Безнең бурыч – мәчетләрне татар тормышы кайнап торган үзәкләр итү”

“Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында  Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады.

Ул әлеге формуның Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү чаралары хакында сөйләде һәм һәр мөселман кардәшебез әлеге чараларны уздыруда үз өлешен кертә алуны билгеләп үтте.

“Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы Россия университетларында һәм дини үзәкләрдә татар дини илаһият мирасын өйрәнүгә яхшы этәргеч була алыр иде,” – дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Шулай ук мөфти Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар белән таныштырды. Алар арасында онлайн  “Татар мәдрәсәсе”. Әлеге проект читтән торып дини белем алырга, Ислам нигезләрен өйрәнергә ярдәм итә. Шулай Камил хәзрәт Әлмәт, Алабуга, Балтач шәһәрләрендә татар мәдрәсәләре ачылуын әйтеп китте.

– Без татар мөселман мәктәпләрен ачуның юридик мәсьәләләрен ачкларга, тәҗрибә белән уртаклашырга, консультация бирергә әзер, рәхим итегез, – дип белдерде мөфти.

Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте тарафыннан булдырылган басма һәм электрон китаплар һәм  документлар хакында сөйләде. Әлеге басмалар имам-хәзрәтләр эшчәнлегендә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

“Безнең бурыч – мәчетләрне татар тормышы кайнап торган үзәкләр итү, мәчетләрдә татар телле мөһит булырга тиеш. Моның өчен без татар телле чаралар үткәрергә, халыкка дини консультацияне татар телендә бирергә тиешбез,” – дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*