tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Татар дин әһелләре форумы күп кенә мәсьәләләрне ачыкларга, милләттәшләребез белән фикер алышырга мөмкинлек бирә”
Рөстәм Миңнеханов: “Татар дин әһелләре форумы күп кенә мәсьәләләрне ачыкларга, милләттәшләребез белән фикер алышырга мөмкинлек бирә”

Рөстәм Миңнеханов: “Татар дин әһелләре форумы күп кенә мәсьәләләрне ачыкларга, милләттәшләребез белән фикер алышырга мөмкинлек бирә”

Бу хакта Татарстан Президенты “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында әйтте.

“2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тула. Истәлекле датаны уздыру буенча безне зур эшләр көтә. Әлеге форум күп кенә мәсьәләләрне ачыкларга, милләттәшләребез белән фикер алышырга мөмкинлек бирә”, – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук октябрь аенда узачак Халык санын алу турында да искәртеп узды һәм татар имамнарының әлеге чарада ролен ассызыклады.

“Татар кешесе татар булып язылырга тиеш. Бу эштә без имам-хәзрәтләребезгә таянабыз”, – диде Татарстан Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Нургали улы татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән, бу юлда күп хезмәт куйган дин әһелләребезгә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*