tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды
Казанда “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды

Казанда “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды

Бүген “Kazan Expo” халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин”XI Бөтенроссия форумының пленар утырышы уза.

Пленар утырышның модераторы-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхрәзыев. Ул билгеләп үткәнчә, дин әһелләре форумы 2020 елда кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” документын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. “Дин халкыбызның телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуда һәм үстерүдә зур роль уйный,” – дип ассызыклады Милли Шура рәисе.

Форум делегатларын һәм кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Пленар утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

Форумда Россия Федерациясенең 72 төбәгеннән 1200 вәкил катнаша. Иң өлкән делегат – 1925 елда туган аксакал Хәким хәзрәт Биктеев.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*