tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген “Kazan Expo”да дин әһелләре җыелачак
Бүген “Kazan Expo”да дин әһелләре җыелачак

Бүген “Kazan Expo”да дин әһелләре җыелачак

Бөтендөнья татар конгрессы 2021 елның 3-5 июнь көннәрендә “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Кичә мәркәзебез Казанда форумның рәсми ачылышы узды. Шул ук көнне катнашучылар төркемнәргә бүленеп, дискуссион мәйданчыкларда эшләделәр.

Бүген исә “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Биредә 4 секция эшчәнлегенә дә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәcьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*