tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бу чишмәләрдән Сөембикә дә су эчкән”. Мамадышта “Кирмән җые­н­ы” узды
“Бу чишмәләрдән Сөембикә дә су эчкән”. Мамадышта “Кирмән җые­н­ы” узды

“Бу чишмәләрдән Сөембикә дә су эчкән”. Мамадышта “Кирмән җые­н­ы” узды

Узган шимбәдә Мамадыш районында милләтебезнең тарихын барлауга, гореф-гадәтләребезне яңартуга багышланган олуг вакыйга – “Кирмән җыены” узды. Район хакимияте һәм районның “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы оештырган бу җыенга Казаннан, Чаллыдан, шулай ук башка шәһәр, районнардан бик күп кунаклар кайткан иде. Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, “Казан Кремле” археологик экспедициясе җитәкчесе, 1992-1993 елларда борынгы Кирмәнчек шәһәре урыннарында казу эшләрен оештырган Фаяз Хуҗин, шулай ук биредә үткәрелгән археологик экспедицияләрдә катнашкан, җыен узган Изгеләр чишмәсе үзәнлегеннән 30 чакрым ераклыкта гына урнашкан борынгы Чаллы шәһәре урынында археологик казу эшләре үткәрүдә катнашып, тарихын өйрәнеп, фәнни хезмәтләр язган тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф, күп кенә күренекле якташлар – Татарстанның халык артисты Мингол Галиев, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шамаилләр остасы һәм шамаилчеләр остазы Нәҗип Нәккаш һәм башка күренекле якташлар да катнашу җыенга тагын да мәртәбә өстәде.

Тарихтан билгеле булганча, Кирмәнчек шәһәре урыс елъязмаларында беренче мәртәбә 1397, 1399 елларда ук урыс ушкуйникларының Кирмәнчек шәһәрен яндырып, тар-мар итүләре уңаеннан искә алына. Профессор Фаяз Шәрип улы әйтүенчә, димәк, Кирмәнчек бай шәһәр булган. Юкса Бөек Новгородтан ук бирегә килеп йөрмәсләр иде.

-Бүген – телебезне, мәдәни тарихыбызны саклау өчен тырышып йөргән бу көннәрдә, үзегез беләсез, киртәләр бик күп, шушындый чын милли җыен оештыруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, – дип башлады ул сүзен. – Кирмәнчек шәһәре, ул урнашкан биек тау астыннан агып чыккан бик күп төрле минераль матдәләргә бай җиде чишмә, янәшәдәге Ханнар зираты – чынлап та, бик тә изге урыннар бит бу. Ә Кирмәнчек шәһәренә килгәндә, 1992-1993 елларда биредә казу эшләре алып барганда шактый табылдыкларга юлыксак та, без Алтын Урда чорына караган әйберләр тапмадык диярлек. Безнеңчә, Кирмәнчек, Грахань (хәзер бу авылда урыслар яши, ә кайчандыр анда Сафагәрәй ханның җәй көне гаиләсе белән ял итү урыны булган дип фаразлана – Л.Ф.), шулай ук Мамадыш шәһәре тирәләренә (ул урыннар әле җентекләп өйрәнүне көтә) болгарлар Х гасырларда ук килеп урнашкан булырга тиеш. Ә “Омар хәзинәсе” (Омар авылы да Урта Кирмән авылыннан ерак түгел) дип йөртелүче урында табылган бронза урак исә таш гасырына, ягъни безнең эрага кадәр булган чорга ук карый.

2000 еллар башында ун ел буена Кирмәнчек шәһәре урынында минем шәкертем, хәзер КФУ филиалы –Алабуга педагогия университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев җитәкчелегендәге студентлар казу эшләре алып барып, җимерелгән шәһәрчек урынына, район хакимияте ярдәме белән бергәләп, үзенчәлекле һәйкәл куйдылар. Тау башындагы ул һәйкәл Казан-Чаллы юлыннан йөрүчеләргә бик әйбәт күренеп тора.

Төрле риваятьләргә караганда, әлеге үзәнлектә – чишмәләр янында җәйге резеденцияләре Гәрәйханга (Граханьга) барышлый Сөембикә-ханбикә дә тукталып ял итә, чишмәләрнең сихәтле суын эчә торган булган. Риваятьнең мондые да бар: сөекле ире Сафагәрәй һәлак булганнан соң, Сөембикә, бирегә килеп, бик озак елаган, шул урында тагын бер чишмә тибеп чыккан, имеш. Халык аңа Күз яше чишмәсе (хәзер ул Күз чишмәсе дип йөртелә һәм күзгә бик файдалы диләр) дип исем биргән. Шул сәбәпле, оештыручылар “Кирмән җыенын” ике өлешкә бүлеп, беренче өлешен “Сөембикә эзләреннән”, икенчесен “Асылыма кайтам” дип атаганнар.

Мамадыш районы мөхтәстбе Илһам хәзрәт Миннегалиевнең дога укуы һәм район хакимияте башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллинның (ул район башлыгы Анатолий Петрович Ивановның сәламен дә җиткерде) чыгышы белән башланып киткән җыен бик тә мәгънәле һәм эчтәлекле итеп оештырылган иде. Биредәге барча халыкның өйлә намазын бергәләп укуы һәм Кирмәнчек шәһәрен саклаганда шәһит киткәннәр рухына багышлап дога кылуы Җыенга килүчеләрне аеруча берләштерде.

Урта Кирмән авылы мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин (ул укучыларыбызга бу урыннарның тарихын яктырту буенча яхшы таныш) катнашында авыл үзешчәннәре әзерләгән, XIV гасырда барган орышларны, Сөембикә-ханбикәбезнең биредә елау күренешләрен гәүдәләндергән театрлаштырылган тамаша күңелләрне аеруча тетрәндерде. Ә гаҗәеп нечкә күңелле, акыллы һәм оештыру сәләте ташып торган район “Ак калфак” оешмасы Рузалия Ибраһимова җитәкчелегендәге Көек-Комазан, Мамадыш

шәһәре, Югары Сон, Көмеш күл, Дусай авылларыннан килгән аккалфаклылар үз чыгышлары, төрле урыннарда җырлы-биюле һәм балалар белән уеннар, бәйгеләр оештырудагы, бар халыкны (иганәчеләр ярдәме белән) шушында ук пешерелгән пылау һәм өйләреннән үзләре әзерләп килгән тәм-томнар белән сыйлаулары белән аерылып тордылар.

-Бу хикмәтле – күңелләрне әллә нишләтә торган урынга без аккалфаклылар белән инде берничә ел йөрибез, – дип сөенечен уртаклашты бу уңайдан район “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова. – Башта ел саен килеп чишмәләрне чистарттык. Узган ел исә үзебезнең җыен формасында үткәрдек. Быел инде, шөкер, бу эшне оештыруга район хакимияте һәм район Туган якны өйрәнү музее да алынды. Без бигрәк тә музейның фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдовага, методист Минзилә Садриевага, мәдәният бүлегенә, җыенны оештыруда ярдәм иткән һәм бүген биредә йөгереп йөргән ак калфаклы кызларыма аеруча рәхмәтлемен. Гөләндәм Гарәфиевна район башлыгына кереп максатыбызны аңлатып, аның хәер-фатихасын алды, җыенны оештыруга бик күп көчен куйды, эрудициясен эшкә җикте.

Чынлап та, соңгы елларда без Гөләндәм Гарәфи кызының музей эшен шактый җанландыруын, төрледән-төрле чаралар оештыруын ишетеп, белеп торабыз. Ә “Кирмән җыенын” бай эчтәлекле, колачлы итеп оештыруга ул бар күңелен салган, күп китаплар укыган.

-Без Болгар, Биләр, Җүкәтау, Сувар шәһәрләре турында шактый беләбез, ул урыннарга халык та агылып йөри. Ә безнең Кирмәнчек шәһәребезнең тарихы әһәмияте ягыннан алардан киммени? – диде ул шатлыгын яшерә алмыйча. – Ә бездәге кебек Ханнар зираты тагын кайда бар? Киләчәктә аңа да игътибар артыр дип ышанам. Ә җиде – һәммәсенең үз исеме һәм шул исемдәге авыруларга сихәте булган Изге чишмәбез дә аерым игътибарга лаек бит. Аның янына Казан-Чаллы юлыннан йөрүчеләр еш туктый, тәмле һәм файдалы суын авыз итеп, үзе белән алып китә. Шуңа да мин бүген аеруча бәхетле: күптәнге хыялыбыз тормышка ашты – меңгә якын халык катнашында уза җыеныбыз. Форсаттан файдаланып, җыенны оештыруда һәрдаим ярдәм итеп торган Мамадыш шәһәре башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмовка, Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәновка олы рәхмәтләребезне җҗиткерәсем килә. Шулай ук шамаилләр ясау буенча мастер-класс үткәргән якташыбыз Нәҗип Нәккашка, чүлмәк ясау, эбру (суда рәсем ясау), тире белән эшләү, агач эшкәртү, калфак, түбәтәйләр ясау һәм чигү буенча мастер-класслар үткәрүчеләргә, үзләренең кул эшләреннән экспозицияләр ясаучыларга, районыбызның фольклор коллективларына,

балалар белән ислам дине тарихы, Кирмәнчек шәһәре тарихы буенча викториналар әзерләүче һәм үткәрүчеләргә, мөнәҗәт укучы балаларга, “Болгарлар тормышы” интерактив уенын оештыручыларга рәхмәтебез чиксез. Алла бирса, без “Кирмән җыены”н ел саен уздырырга планлаштырабыз һәм алдан ук бар халыкны шунда чакырып калабыз!

Люция Фаршатова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*