tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бу мәктәптә сәләтлеләр укый
Бу мәктәптә сәләтлеләр укый

Бу мәктәптә сәләтлеләр укый

Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбе иҗат концертына зал тулы тамашачыларын җыйды. Театр елына багышланган концерт  сәхнәсендә төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә  җиңүчеләр җыелган иде. «Сүзге» вокал ансамбле, «Илһам»,  «Мәрҗәннәр» бию төркемнәре  башкаруында биюләрне,  мәктәп хорының  җырларын,  шигырь сөйләүчеләрнең,  җырчыларның  чыгышларын алкышларга күмде тамашачы.

Тубыллыларны балаларның һәр чыгышы сөендерде. Бай, эчтәлекле программаны  мәктәп укучылары Альбина Сәетова белән Игорь Иванов  оста алып барды.  Аларның ярдәмчесе, әкият геройларын уйнаган Руслан Нәгыйповны төрле яшьтәге тамашачылар җылы каршылады. Экраннан  мәктәп тарихы,  мәктәп каршында эшләгән театр, монда куелган спектакльләрдән күренешләр, укучыларның, укытучыларның уңышлары  күрсәтелеп барды.  Талантлы чыгышларга бай булган  концертны тамашачылар сокланып карады. Шәһәр күләмендә мәктәпләр арасында  узган бәйгеләрдә җиңүләр яулаган укучыларны, бу уку йортын мактап күп җылы теләкләр яңгырады. Бәйрәмнең кунагы, унбишенче мәктәпне тәмамлаган, мәктәп каршында оештырылган    үзешчән татар театрында спектакльләрдә уйнаган, РФнең мәгариф отличнигы   Мәдинә Уразметова укучыларга рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Эчтәлекле, күңелле концертны бер тында карадык. Яңадан-яңа милли костюмнарда чыгыш ясаган укучыларга карап сокланып утырдык. Мәктәп элекке елларны да талантларга бай иде. Буыннан-буынга мәктәпнең традицияләрен  саклап килгән җитәкчеләре Сәет Хисмәтуллинга, мәктәп коллективына, укучыларга рәхмәтләр белдерәм. Унбишенче мәктәп  шәһәрнең талантларга бай мәктәбе исеменә лаек. Алып баручыларга, җырчыларга, искиткеч моңлы тавышлы Айдар Ниязовка, Ильдар Шәмсетдиновка, «Сүзге» ансамбленә, укытучыларга уңышлар телим. Югары дәрәҗәдә үткән  отчет концерты  коллективның бердәмлектә эшләгәнен күрсәтте. Сәләтле балаларның чыгышларыннан илһамланып, күңелле кичерешләр белән кайтабыз»,  – диде.

Ел дәвамында  күп үрләр яулаган мәктәп коллективына,  җырга, биюгә сәләтле балаларның талантларын үстерүдә күп көч куйган сәнгать осталарына, иҗат концерты программасын әзерләүчеләргә тамашачылар да яңа уңышлар теләде.

Римма УМИТБАЕВА, Тубыл,
“Халкым минем” газетасы, май, 2019 ел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*