tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсенең Гафур Коләхмәтов исемендәге татар театры Җинү бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль чара күрсәтте
Пенза өлкәсенең  Гафур Коләхмәтов исемендәге татар театры Җинү бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль чара күрсәтте

Пенза өлкәсенең Гафур Коләхмәтов исемендәге татар театры Җинү бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль чара күрсәтте

Әлеге чарада театрның үзешчән артистлары, яшь студентлар, мәктәп укучылары, нәни балалар, гомумән татар җанлы кешеләр катнашты. Чараның хөрмәтле кунаклары Бөек Ватан сугышы ветераннары иде. Алар алдында чыгыш ясау тагын да дулкынландыра.

Бөтен катнашучылар сугышта үлеп калганнар истәлегенә багышлап, үзләренең ихлас күңеленнән чыккан җырларын, биюләрен, шигырьләрен башкарды. Кичәнең икенче өлешендә бөтен халык бердәм булып, сугыш җырларын җырлады, хәтирәләре белән уртаклашты.

Кичәгә балалар узләренең сугышта катнашкан бабаларының фотоларын алып килде. Алар турында бер-берсенә сөйләделәр. Бөек Җинү бәйрәме ул елата да, җырлата да торган бәйрәм, күз яшьләре белән тулган бәйрәм! Без үзебезнең җырларыбыз, шигырьләребез, хәтирәләребез белән Бөек Ватан сугышчылары алдында баш иябез. Без аларны хәтеребездән чыгармасак, алар мәнге исән булыр безнең йөрәкләребез дә.

Кичәне Г.Коләхмәтов исемендәге театрның баш режиссеры Кучер Равилә Исхаковна әзерләде. Бу әдәби-музыкаль чара Бакир Усманович Акжигитовның матди ярдәмендә үткәрелде.

tatar-penza.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*