tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мөхтәсибәтендә балалар арасында «Дога бәйгесе» үтте
Буа мөхтәсибәтендә балалар арасында «Дога бәйгесе» үтте

Буа мөхтәсибәтендә балалар арасында «Дога бәйгесе» үтте

Буа шәһәренең «Госман» мәчетендә район күләмендә дога бәйгесе узды. Бәйгегә Буа мөхтәсибәте мәчетләреннән 50гә якын бала көч сынашырга килде.

«Дога бәйгесе»ндә сабыйларның чыгышларын бәяләү өчен районның Асакаллар рәисе, Килдураз авылы имам-хатыйбы – Кадим хәзрәт Мөбарәкшин, Түбән Наратбаш имамы – Рөстәм хәзрәт Баһаутдинов, Бикмураз авылы имамы – Илдус хәзрәт Асадуллин, шәкертләрне кием ягыннан бәяләү өчен – Марат хәзрәт Хәйбуллин катнашты. Шәкертләр теркәлү узгач, үзләре өйрәнеп килгән догаларны сөйли башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Жюри доганың эчтәлегенә, стилистик яңгырашына бәя биреп торды.

Бәйге ахырында урыннар билгеләнде.

1нче урында Вәлиуллина Илүзә, Игамбердиев Ибраһим.

2нче урында Гайнуллин Тәүфикъ, Фәйзуллина Камилә.

3нче урында Хәйбуллина Сөмбел, Хисаметдинов Ислам, Шакүров Камил.

«Матур кием» номинациясендә – Исхакова Әдилә.

Иң яшь катнашучылар – Камаретдинова Азалия, Хәйбуллина Мәликә булды.

Барлык катнашкан шәкертләргә мөхтәсибәт тарафыннан акчалата бүләк һәм мактау кәгазьләре, «Госман» мәчете исеменнән бүләкләр тапшырылды. Мәҗлес ахырында катнашучыларга, аларның әти-әниләренә мәчеттә мул табын әзерләнде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*