tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең «Нур» татар халык театрында премьера булды
Ульяновск шәһәренең «Нур» татар халык театрында премьера булды

Ульяновск шәһәренең «Нур» татар халык театрында премьера булды

Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният сарае каршында эшләп килүче «Нур» татар халык театры драматург Данил Салиховның «Язмыш» әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльнең премьерасына билетлар ике атна элек үк сатылып беткән.

Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова сүзләренә караганда, бу пьеса Әфганстанда хезмәт итеп кайтучыларга , аларның бүгенге көндәлек тормышына багышланган. Шуңа күрә ул илебездәге бүгенге вәзгыятькә туры килә.

“Нур” театры коллективы әлеге спетакльне киләсе елда Барый Тарханов исемендәге театр фестивалендә тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

t.me

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*