tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар старт ала
Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар старт ала

Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар старт ала

Шәһәр музейлары казанлыларны Татарстан халыкларына багышланган күргәзмә һәм әдәби кичәләргә чакыра. Казан мәдәният йортларында 2 нче ноябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр концерт программалары, сынлы сәнгать буенча мастер-класслар, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган рәсем күргәзмәләре, муниципаль китапханәләр бәйрәм тарихы буенча китап күргәзмәләре һәм лекцияләр тәкъдим итәчәк.

Әйтик, 2 нче ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Юность» мәдәният сараенда – «Халык бердәм!», 3 нче ноябрьдә «Залесный» мәдәният үзәгендә – «Без бердәм» концерт программасы, Тимерьюлчылар мәдәният сараенда – «Туган җир» патриотик концерты, 4 нче ноябрьдә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Гасырлар кайтавазы – заманнарның тере бәйләнеше» театральләштерелгән программасы булачак. 8 нче ноябрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Айдар Ниязовның милли музыка ансамбле концерты көтелә. Моннан тыш, 12 нче ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында «Кузминки» фольклор-этнография фестивале узачак.

1 нче ноябрь 14:00 сәгатьтә 13 нче номерлы «Сандугач» китапханәсендә (Мәүлетов ур., 17б) профессор, татар музыка сәнгате факультеты деканы, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Сәрвәрова һәм Казан консерваториясенең фольклор ансамбле вәкилләре катнашында «Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре» мастер-классы була. Чара Казан шәһәре Мэриясе тарафыннан оештырылды.

1 нче ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта Татарстан халыклары ассамблеясы составына керүче милли берләшмәләрнең лидерлары һәм активистлары катнашында «Бөтен эшләрдә бергә» дип аталган агач утырту акциясе узачак. Бу вакыйга белән тагын бер кат Татарстанның тынычлык һәм татулык территориясе булуын, анда иңне иңгә куеп хезмәт итүләрен, уңышка ирешүләрен, дистәләгән төрле халык вәкилләре ял итүен ассысызыкларга телиләр. Чара Казан Башкарма комитеты ярдәме белән узачак.

3 нче ноябрьдә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Татарстан Халыклары ассамблеясы советының киңәйтелгән утырышы узачак, аның кысаларында Ассамблеяның 30 еллык эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә ачылачак.

4 нче ноябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Безнең йортыбыз – Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреатларын һәм «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы, «Этномәдәни Татарстан» фотокүргәзмәсе, «Зур этнографик диктант» агарту акциясе булачак.

4 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Татарстан дәүләтчелеге музее Татарстан Конституциясен һәм суверенитетын кабул итү тарихына һәм республиканың төп дәүләт символларына багышланган документлар, фото һәм видеоматериаллар белән танышырга чакыра.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 115 тән артык милләт вәкилләре яши, 39 милли-мәдәни берләшмә эшли.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*