tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә Төбәк Сабан туе узачак
Быел Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә Төбәк Сабан туе узачак

Быел Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә Төбәк Сабан туе узачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Хабаровск өлкәсенә эш сәфәрен рәсми чарадан – Хабаровск крае губернаторы Михаил Дегтярев белән очрашудан башлады. Вице-премьер 2018 нче елдан башлап Россия федераль округларында яшәүче татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар уздырылуы турында җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылучы төп чаралар белән таныштырды. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек барышы  хакында сөйләде.

Васил Шәйхразыев Ерак Көнчыгыш татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуны Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә үткәрү мөмкинлеге тудырган өчен Михаил Дегтяревка зур рәхмәтен җиткерде.

Хабаровск крае губернаторы Татарстан Республикасы белән ныклы хезмәттәшлек алып барылуы хакында сөйләде. Биредә гомер итүче татарларның төбәк икътисадын һәм сәнәгать тармагын үстерүдә зур өлеш кертүләрен югары бәяләде. Крайда 7 мең милләттәшебез яши.

Михаил Дегтярев 2025 нче елда Федераль Сабантуйны Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә үткәрергә теләүләрен әйтте. Милли бәйрәмне оештыру комитетын шәхсән үзе җитәкләячәген дә белдерде. Быел әзерлек кысаларында, Комсомольск-на-Амуре каласында зурлап Төбәк Сабан туен үткәрергә җыенулары хакында да сөйләде. Очрашу ахырында губернатор Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка хөрмәт йөзеннән Россиянең Ерак Көнчыгышында яшәүче мөселманнар тарихына багышланган китап бүләк итте. Анда шулай ук Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәд хәзрәт Гарифуллинның да рәхмәт сүзләре язылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*