tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайның «Мәҗмугаи асаре» Советлар союзында бер тапкыр да нәшер ителмәгән
Тукайның «Мәҗмугаи асаре» Советлар союзында бер тапкыр да нәшер ителмәгән

Тукайның «Мәҗмугаи асаре» Советлар союзында бер тапкыр да нәшер ителмәгән

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Татарстан Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина әйтүенчә, XX гасыр башында әлеге китап бер сыер бәясе торган.

«5-10 сум — сыер бәясе дә шул бәя булган. Ул заманда китап кыйбат торган. Бу китап Советлар союзында бер тапкыр да нәшер ителмәгән. Димәк, каршылыклар булмый калмаган», — диде Рәмзия Абзалина.


Чагыштыру өчен: бушлай белдерүләр сайтында савым сыеры хәзерге вакытта 70-80 мең сум тирәсе тора.

2021 елның ахырында Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» — шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Габдулла Тукай билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган.

Басма кереш мәкаләдән, 1914 елгы китапның үзгәрешсез кириллицага күчерелгән вариантыннан, аңлатмалар һәм искәрмәләр өлешеннән гыйбарәт.

Кереш өлешендә Тукайның китапны әзерләү тарихы, бу хакта чордашларының истәлекләре, ХХ гасыр башы газеталарында әлеге җыентык турындагы реклама текстлары, берничә төрле сыйфат белән әзерләнеп төрле бәядән сатылу тарихы, беренче иллюстрацияләр, фотолар һ.б. хакында кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителә.

«Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»нең идея авторы, төзүчесе, кереш сүз, искәрмәләр һәм аңлатмалар авторы — Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*