tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды старт ала
Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды старт ала

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды старт ала

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды башлана. Чара 2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр дәвам итәчәк. Аның эшендә Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык делегат һәм шәрәфле кунак катнашыр дип көтелә.

Быелгы VIII съезд Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышлана. Чаралар бүген башлана.  VIII съезд делегатлары һәм мөхтәрәм кунаклар Иске Татар бистәсендә уза торган «Печән базары» фестивалендә катнашачак.

31 июльдә съездда катнашучылар, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Изге Болгар шәһәренә сәфәр кылачак.

1 август көнне «Kazan Expo» күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы утырышы, ә 2 августта «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында VIII съездның пленар утырышы һәм яңа сайланган Милли Шураның беренче җыелышы үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*