tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Чувашиядә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы уза

Бүген Чувашиядә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы уза

“Аккалфаклылар”ны Чувашиядәге татар ханымнары Комсомол районының Тукай авылында җыр-моңнарыбыз белән каршы алды. Бу авыл халкы төп нигезне саклап, өч буын вәкилләренең бергә яшәү үрнәге белән тирә-юньгә танылган. Шуңа да бирегә килеп тәҗрибә уртаклашу башка төбәкләр өчен дә бик мөһим.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә күчмә утырышта катнашучылар Тукай, Шыгырдан авылларындагы мәчет-мәдрәсәләр эшчәнлеге белән таныша. Биредәге музейларда булып халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау юллары турында кызыклы мәгълүмат туплый алачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*