tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Имамнар сөйләм телен тагын да шомартырга өйрәнә
Имамнар сөйләм телен тагын да шомартырга өйрәнә

Имамнар сөйләм телен тагын да шомартырга өйрәнә

25 нче октябрьдә Иске Зәй бистәсе мәчетендә үзенчәлекле укулар уза. “Сөйләм теле осталыгы” дәресләрен район имамнарына, мәчетләр каршында укулар оештыру белән шөгыльләнүче мөгаллимнәргә Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре бирә.

Билгеле булганча, әлеге дәресләр узган ел Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән җитәкчеләргә, хакимият органнарында эшләүчеләргә, гомумән, хезмәте сөйләм белән бәйле булучыларга оештырыла башлаган иде. Быел исә аны республика Диния нәзарәте белән берлектә дин әһелләре өчен оештырырга карар ителгән. Инде дәресләрне уздыруга җаваплы булган Казан дәүләт институтыннан доцентлар, сәхнә теле һәм дикторлык белгечләре, педагогика фәннәре кандидатлары Илсөяр Илдус кызы Шиһапова һәм Земфира Әдип кызы Ибәтова  республиканың ундүрт районында дәресләр бирергә өлгергәннәр, хәзер алар Зәйдә дин әһелләре, мөгаллимнәр белән эшли.
– Без республикабыз Президенты һәм Татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов кушуы буенча районнарга чыгып, имамнар белән дәресләр үткәрүгә керештек. Максатыбыз – алар вәгазьләр укыганда, кешеләргә тәэсирле итеп,  матур,  саф татар телендә, аңлаешлы рәвештә сөйләргә күнекмәләр үткәрү. Дөрес, дин әһелләребез сөйләм теле буенча гадәттә сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, шулай да интонация белән сөйләм үтемлерәк икәнен аңлатырга, бер тонда сөйләүдән арынырга ярдәм итәргә тырышабыз. Алар тарафыннан зур кызыксыну тою хезмәтебезнең кирәкле булуына ишарәли, бик шатланып үткәрәбез укуларны, – ди Илсөяр Шиһапова.
Укуларда Зәйнең 29 имамы, дини темаларга укулар оештыруда катнашучы бер төркем мөгаллимнәр катнашты. Алар лекцияләр барышында  чыгыш ясау сәнгате, фикерне дөрес итеп җиткерү, сөйләм үзенчәлекләре, авазларның дөрес яңгырашы һәм кеше алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелектән котылу серләре турында белделәр.
– Мондый укулар, әлбәттә, бик кирәк. Безнең имамнар татар телендә матур чыгыш ясый беләләр, әмма әле арабызда күптән түгел бу эшкә керешкән яшь имамнар, мөгаллимнәр бар, алар нигездә рус телендәрәк аралашып үскән, шуңа да татар телендә сөйләм телен шомарту мөһим. Моннан тыш, тәҗрибәле имамнарга да төрле аудитория алдында чыгыш ясаганда каушап калмаска, үз-үзеңне күркәм тоту серләренә төшенү бик яхшы, бу безнең эш өчен зур ярдәм, – дип ассызыклады имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин да.

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*