tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башланды
Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башланды

Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башланды

2022 елның 26-28 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра.

Форумга Россиянең 15 регионыннан 30га якын журналист чакырулы. Программа кысаларында 26 һәм 28 октябрь көннәрендә чаралар Казан шәһәрендә узачак, ә 27 октябрь көнне Татарстанның Кукмара шәһәренә бару планлаштырыла. Биредә Россия регионнарыннан җыелган журналистларны “Хезмәт даны” газетасы, “Кукмара авазы” радиосы, “Кукмор ТВ” редакцияләре белән таныштыру планлаштырылган.

Биредә “Бүгенге көндә татар матбугаты эшчәнлеге” темасына түгәрәк өстәл оештырылачак. Анда Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан,Төмән, Самара, Ульяновск, Чиләбе, Свердловск, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза, Киров өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән журналистлар катнаша.

26 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*