tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсендә – Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашты. Очрашуга башка төбәкләрнең татар диңгезчеләре дә килде.

«Бүген иртән Төньяк флотның командующие белән күрештек. Аның сезнең турында яхшы фикердә булуы күңелгә җылылык өстәде. Флотта хезмәт итү озаграк булуына карамастан, безнең егетләр электән диңгезчелеккә теләп барды. Бүген диңгезче булу өчен сайлау аша үтәргә кирәк, шуңа күрә сез безнең горурлык», – дип мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразыев диңгезче якташларга.

Васил Шәйхразыев Татарстанның Төньяк флот белән хезмәттәшлеге аеруча нык булуын, республика үз егетләрен һәрвакыт кайгыртып торуын белдерде һәм диңгезчеләрнең туган җирләренә исән-имин кайтуын теләде.

Диңгезчеләр белән очрашуда шулай ук Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев, Диңгез флоты ветераннарының Татарстандагы иҗтимагый оешмасы – «Диңгезчеләр җыены» рәисе Шәүкәт Сөнгатов, Татарстаннан килгән флот ветераннары, журналистлар һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.

Татарстан диңгезчеләренең күбесе хәзерге вакытта диңгездә булса да, очрашуга егермеләп кеше килде. Алар Казан кунакларына сөенде. «Якташларны күргәч, өстән авырлык төшкән кебек булды», – диде Саба районы егете Радик Газизов.

https://tatar-inform.tatar/news/vasil-saixrazyev-tonyak-flotta-xezmat-ituce-tatarstan-egetlare-belan-ocrasty-5861990

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*