tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә эшләр кабул итү тәмамланды.
Бүген Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә эшләр кабул итү тәмамланды.

Бүген Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә эшләр кабул итү тәмамланды.

Жюри әгъзалары конкурска килгән эшләрне тикшерү этабына керешә.

Әлегә экспертлар һәм казыйлар шурасы белән таныштыра башлыйбыз.

🔸 Әюпова Ирада Хафизҗан кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министры, Оештыру комитеты рәисе.

🔸 Вәлиев Рәзил Исмәгыйль улы Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре, оештыру комитеты рәисе урынбасары.

🔸 Салихов Данил Хәбибрахман улы Драматург, прозаик, публицист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе.

🔸 Заһидуллина Дания Фатыйх кызы Әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенең Вице-президенты.

🔸 Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы Прозаик, публицист; А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының «Татарстан китап нәшрияты» Дәүләт унитар предприятиесе мөхәррире.

Татар китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*