tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Уфада “Идел” татар һәм башкорт җыры фестиваленең Гала-концерты үтәчәк
Бүген Уфада “Идел” татар һәм башкорт җыры фестиваленең Гала-концерты үтәчәк

Бүген Уфада “Идел” татар һәм башкорт җыры фестиваленең Гала-концерты үтәчәк

15-16 ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында татар һәм башкорт җырларын һөнәри башкаручылар арасында чираттагы Халыкара фестиваль-конкурс уза.

Һәрвакыттагыча, конкурста Башкортстанның, Татарстанның, Мәскәүнең һәм башка төбәкләрнең югары уку йортларындагы вокал бүлеге студентлары һәм аларны тәмамлаучылар катнаша.

Кичә, 15 ноябрьдә, конкурсның сайлап алу туры узды. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларны БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров сәламләде. Искәртеп үтик, Данис Шакиров жюри әгъзасы да. 

Ә бүген, 16 ноябрьдә, “Башкортостан” дәүләт концерт залында 18:00 сәгатьтә жюри әгъзалары һәм мәртәбәле кунаклар катнашлыгында “Идел” татар һәм башкорт җыры фестиваленең Гала-концерты үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*