tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабан туена старт бирелде
Бүген Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабан туена старт бирелде

Бүген Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабан туена старт бирелде

Ульяновск шәһәрендә милли бәйрәмебез ике көн дәвам итәчәк. Бүген ул 14.00 сәгатьтә шәһәр ипподромында атлар чабышы белән башлана. Кичке 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе сәнгать осталары катнашында бәйрәм концерты. Чараларда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

18 июньдә 12.00 сәгатьтә Сабан туеның тантаналы ачылышы уза. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русскихның катнашуы көтелә.  Сабан туена илебезнең 65 төбәгеннән 500 дән артык кунак чакырулы.

Бәйрәмдә татарча көрәш, халык уеннарын карап һәм аларда катнашып күңел ачырга мөмкин булачак. Сабан туе дәртле биюләр һәм җырларыбыз белән үрелеп бара. Ял итүчеләр өчен көне буе сәүдә рәтләре, кафе һәм ашханәләр эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*