tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Федераль Сабан туена Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килә
Федераль Сабан туена Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килә

Федераль Сабан туена Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килә

Бүген Ульяновск шәһәрендә XXII федераль Сабантуй Башлана. Бәйрәм 17 һәм 18 июньдә узачак. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килә.

Засвияжский районы вәкилләре Татарстан кунакларын җыр-бию белән каршы алды. Ульяновскиның Тимерьюл районы вәкилләре Федераль Сабантуйга Мордовия Республикасыннан килгән милләттәшләребез делегациясен сәламләде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова кунакларны моңлы җырлары белән шатландырды.

Бүген Ульяновск шәһәре ипподромында ат чабышлары узуы көтелә, ә кичен кунаклар өчен сәнгать осталары концерты тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*